Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

20нче балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча семинар-практикум узды

20нче номерлы «Мозаика» балалар бакчасында «Юлларда аңлы рәвештә үз-үзеңне имин тотуны формалаштыру буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә белем бирү өлкәләрен интеграцияләү» дигән темага семинар-практикум үтте. Анда Алексеевскидан, Аксубайдан, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан педагоглар катнашты.

Шулай ук семинар өлешендә «Юл йөрү иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең территориаль идарәсе кисәтү бүлеге җитәкчеләре, Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда буенча инспекторы, мәгариф идәрәсенең мәктәпкәчә яшьтә тәрбия буенча методист, «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия балалар һәм яшьләр җирле бүлегенең рәисе, Чистай районы Ата-аналар советы вәкиле һәм өченче гимназия активистлары катнашты.
Барлык кунаклар да балалар бакчасының бер залында җыелдылар. Ул тематик яктан бизәлгән иде: анда ашыгыч ярдәмнең уенчык машиналары, полиция һәм янгын сүндерү машиналары, шулай ук кулларына таяк тоткан инспектор һәм светофор урнаштырылган.
— Мин сезне үзебезнең балалар бакчасында сәламләвемә бик шат. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, юлларда үзеңне имин тотуны формалаштыру буенча безнең педагог­ларның тәҗрибәсе зур. «Юл мозаикасы» мәйданчыгы 10 елдан бирле гамәлдә, — диде 20нче балалар бакчасы мөдире Жанна Зиновьева.
Балалар бакчасы педагог­лары һәм анда тәрбияләнүчеләрнең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Үзләренең дәртле биюләре белән алар кәефләрне күтәрделәр һәм семинарның тематикасын янә бер кат искә төшерделәр. Анда якты образларда светофор төсләрен искә төшерүче кызыл, сары, яшел төсләр өстенлек итте.
Семинарда «Юл мозаикасы» үзеңне имин тотуны формалаштыру буенча муниципаль мәйданчыкның эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Тәрбиячеләр нәтиҗәле методлар һәм ысуллар, юл йөрү кагыйдәләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итү турында белделәр.

— Бу чара зур әһәмияткә ия, чөнки балаларны юл йөрү кагыйдәләренә грамоталы өйрәтүдән аларның тормышчан мөһим белемнәрне һәм үзеңне имин тоту күнекмәләрен үзләштерүләре тора, — дип билгеләп үтте «Юл йөрү иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге начальнигы Светлана Рясова.
Педагоглар мәйданчыклар буйлап таралыштылар. Без 20нче балалар бакчасы тәрбия­чесе Рината Бузулукова «Ишегалды иминлеге серләре» дигән дәрес үткәргән бүлмәгә кердек.
Ул балаларны үз янына җыйды һәм картинкада нәрсә сурәтләнгәне хакында сорады. Малайлар һәм кызлар бертавыштан: «Машиналар», «Балалар», «Кар», «Юл» дип җавап­ладылар. Аннары рәсемдә сурәтләнгән балаларның дөрес эшләмәүләре, юл янында уйнарга ярыймы-юкмы икәне хакында сөйләштеләр.
Әти-әниләр белән бергәләп үткәрелгән дәрес «Уйныйбыз, саныйбыз — без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дип аталды. Аны 20нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Елена Юзеева һәм Елена Трусова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев