2026 елдан башлап күпбалалы аналар үзләренең пенсияләрен арттыра алачак
Яңадан исәпләтү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яисә шәхсән үзеңә Россиянең социаль фонды бүлегенә гариза бирергә кирәк
2026 елдан Татарстанда күпбалалы аналар үз пенсияләрен яңадан исәпләтергә һәм арттырырга хокуклы. Элек 1,5 яшькә кадәрле баланы карау буенча ялның дүрттән артыгы стажга кертелми иде, шуңа күрә биш яисә аннан да күбрәк балалы аналар алдагы декрет ялы өчен пенсия баллары алмадылар. Хәзер бу чикләүләр бетерелде һәм балалар белән ялда утыру вакыты пенсия исәпләгәндә кертеләчәк, әлеге норма арттагы көннәр өчен дә гамәлдә.
Пенсияләрне яңадан исәпләтү өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яисә шәхсән үзеңә Россиянең социаль фонды бүлегенә гариза бирергә кирәк. Яңадан исәпләгәннән соң айлык пенсия элек исәпкә алынмаган ял өчен саналган баллар хисабына артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев