2025 елда Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән 600 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән
...
2025 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 612 млн сум бүлеп бирелгән, инде 592 млн (97%) үзләштерелгән.
Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан 2024 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча бишенче урынны алган.
«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эш нәтиҗәләре ил күләмендә моңарчы күрелмәгән бюджет ярдәме белән бәйле», – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.
Сөтчелек юнәлешендәге кече фермаларга 2025 елда 70 млн сум каралган; субсидияләрне 79 шәхси ярдәмче хуҗалык алган (69,5 млн сум, лимитның 99% ы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев