Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2024 елга мөселман календаре

...

Ислам дини календаре күп кенә бәйрәмнәрне һәм истәлекле даталарны үз эченә ала. Иң зур бәйрәмнәр булып бездә Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме санала.
Бәйрәм вакытлары ел саен үзгәреп тора. Быел 2024 елда мөселман бәйрәмнәренең кайчан үткәреләсе билгеле булды.

Рәгаиб кичәсе

Бу бәйрәм 11 гыйнвардан 12сенә каршы төндә бил­ге­ләп үтелде. Бу кичәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең атасы хәзрәте Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булган. Дин тотучы мөселман кардәшләребез бу төнне гыйбадәттә үткәрәләр, ә икенче көнне ураза тоталар. Бу көнне ятим-мохтаҗларга сәдака бирү, балаларга бүләкләр өләшү күркәм гамәлләрдән санала.

Мигъраҗ кичәсе

Быел Мигъраҗ кичәсе 6 февральдән 7сенә каршы туры килә. Бу төнне мөселманнар аерым бер төн дип саныйлар. Мигъраж ул күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә. Бу төндә ислам традицияләренең барлыкка килүе күзәтелә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар, рәнҗеткән кешеләре белән татулашырга тырышалар.

Бәраәт кичәсе

24 февральдән 25енә каршы төндә Бәраәт кичәсе билгеләп үтелә. Бу гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн. Нәкъ бу көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела, мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә.

Рамазан ае

Рамазан ае 11марттан 9 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Уразада сәхәрдән башлап ифтарга яисә ахшам намазына кадәр көн дәвамында ашау-эчүдән, ир-хатын якынлыгы кылудан тыелып торырга кирәк. Акылы камил булган, балигъ яшенә җиткән һәр мөселманга ураза тоту фарыздыр.

Кадер кичәсе

Быел Кадер кичәсе 5 апрель­дән 6 сына каршы төнгә туры килә. Бу төн язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Кадер кичендә фәрештәләр җиргә төшеп адәм балаларының бу елда тәкъдир ителгән эшләрен билгеләп куярлар. Алар зикер укучылар, гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар. Кадер кичен гыйбадәттә үткәргән кешенең бар гөнаһларын да Аллаһы Тәгалә ярлыкар.

Ураза бәйрәме

10 апрельдә Рамазан ае төгәлләнүе билгеләп үтелә. Мөселман кардәшләребез мәчет­ләргә гает намазына җыелалар, аннары аларны гаиләләрендә бәйрәм табыны көтә Бу көнне туганнар, дуслар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бүләкләр бирәләр. Гает көнне шулай ук фәкыйрьләргә, мохтаҗларга ярдәм итү, дус-иптәшләрнең, авыруларның хәлен белү сөннәт эшләрдер.Үзең дә шатланып, башкаларны да шатландырып бәйрәм итәргә тиештер.
Татарстанда бу бәйрәм башка мөселман илләрендәге кебек үк рәсми ял көне буларак билгеләп үтелә.

Зөлхиҗҗә ае башлану

7 июньдә мөселманнар вакытның иң мөһим чоры башлануын билгеләп үтәләр. Бу елның соңгы уникенче ае. Зөлхиҗҗә аен савап ае дип тә атыйлар. Бу айда Аллаһы Тәгалә барлык бәхәсләрне тыйган.

Гарәфә көне

15 июньдә Гарәфә көне билгеләп үтелә. Бу мөбарәк көндер. Хаҗ гамәлләре ошбу көннәрдә кылыныр. Бөтен дөньяда җыелган берничә миллион хаҗилар Гарәфә көнендә дога вә гыйбадәттә булырлар. Күп мөселманнар бу көнне үзләре теләп ураза тоталар, ул бик әһәмиятле. Пәйгамбәребез: «Гарәфә көннең уразасы ике ел тоткан уразага торадыр» дигән.

Корбан бәйрәме

16 июньдә, Ураза бәйрәмен­нән соң 70 көн үткәч, мөсел­маннар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм бездә өч көн, ә Гарәп Әмирлекләрендә ул ике атна дәвам итә. Бу бәйрәм көнендә, кояш чыккач, чама белән бер сәгатьтән соң, гает намазын уку вәҗиб. Бу көнне фәкыйрьләргә сәдака биргән кешеләрнең һәм ихлас белән тәүбә-истигъфар кылган ке­ше­ләрнең гөнаһлары гафу ителәчәге вәгъдә кылынган.

Гает намазыннан соң хәлле кешеләргә Корбан чалу вәҗиб. Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбаннан аккан беренче тамчы кан белән бергә корбан хуҗасының гөнаһлары юылыр диелгән.

Корбанлыкның ите өч өлеш­кә бүленә: беренче өлеше — үз гаиләсенә, икенче өлеше туганнары һәм дуслары белән кунак мәҗлесенә, өченче өле­ше фәкыйрьләргә сәдака итеп бирелә.

Мөселманнарның ай календаре буенча

Яңа ел (Мөхәррәм ае)

Ул 2024 елда 7 июльдә бил­геләп үтеләчәк. Бу дәүләт бәйрәме түгел, әмма мөселман халкы аны билгеләп үтә, Мөхәм­мәд Пәйгамбәребезнең изге эшләре хакында
искә төшерә. Мөхәррәм — мул итеп хәер-сәдака өләшү, зәкят бирү, изге гамәлләр ае.

Гашура көне

Быел Гашура көне 16 июльгә туры килә.
Мөхәррәм аеның 10нчы көне иң изге көннәрнең берсе булып санала. Бу көнне бер кеше изгелек кылса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең барча гөнаһларын ярлыкар, күп савап бирер. Кеше бу көндә бер ятимнең күңелен шатландырса, галимнәрне дус тотып, алар йөзенә ачык йөз белән караса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең йөзен тәмуг утына тотмас. Гашура көненнән бер көн әүвәл, яисә бер көннән соң ике көн ураза тоту гадәткә кергән.

Мәүлид Ән-Нәби

Быел 14 сентябрьдән 15енә каршы Мөхәммәд Пәйгам­бәребезнең туган көне билгеләп үтелә, ул бер генә көн түгел, ә тоташ ай буе дәвам итә. Бу көн әһәмияте ягыннан Ураза һәм Корбан бәйрәмнәреннән соң икенче урында тора. Мәүлид аенда кешеләр хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкәнчәкне табынга җыя. Анда догалар укыла, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелә, Пәйгамбәребез тормышындагы гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев