Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

1нче номерлы гомумбелем мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Румия Габитованың Фәргать Сираҗетдиновка багышланган язмасы

Хәтер… Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен ул авыр сугыш хатирәләре.

Чечня, Әфган сугышчылары хәтере — комлы, ташлы тау араларында, кызу кояш астында кан кою. Ленинград блокадасын кичергән кешеләр өчен — ач, ялангач, ярымтере шәһәр халкы һәм салкын, җимерек, жансыз урамнар.
Ә бүген безнең хәтер махсус хәрби операциягә илебез чикләрен сак­ларга кит­кән каһарманнарыбызны мәңгелеккә уеп калдырыр.
Минем сезгә безнең күр­шедә генә яшәгән Фәргать абый Сираҗетдинов турында сөйлисем килә.
Фәргать абый 1980 елның 8 апрелендә Чистай шәһәрендә Рәфәгать абый белән Тәнзилә апа Сиражетдиновлар гаилә­сендә дөньяга килә. Чистай шәһәренең 1нче урта гомумбелем бирү мәктәбен бетерә, аннан соң Чистай авыл хужалыгы техникумын тәмамлый.
Ул минем хәтеремдә хезмәт сөючән, ярдәмчел, киң күңелле кеше булып калды.
2001 елда ул армия сафларына чакырыла, икенче Чечня сугышында катнаша. Әлеге сугыш аның рухын корычтай ныгыта, авырлыкларга бирешмәскә, көчле, кыю булырга өйрәтә.
2003 елда хезмәтен тутырып, Фәргать абый Чистайга кайта, сәгать заводына эшкә урнаша.
Ул бик матур, тату гаилә кора. Тормыш иптәше Роза апа белән ике ул үстерәләр.
Кызганычка каршы, әлеге буынга тагын бер сугыш үтәргә насыйп булган. Сугышның нинди афәт икәнен үз күзләре белән күргән кеше буларак, Фәргать абый бу юлы да читтә кала алмый. Намусы кушканча 2022 елның 30 августында Татарстанның «Тимер» батальонына, контракт төзеп, хәрби хезмәткә китә. Илебез каршында бурычын үтәү өчен Украина, Донецк, Луганск республикаларына җибәрелә.
Иңен-иңгә куеп сугышкан хәрби сугышчыларыбыз, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, алдагы сафларда илебез чикләрен саклыйлар. Ни аяныч, 2023 елның 26 июлендә, Фәргать Рәфәгать улы, хәрби хезмәтен үтәү барышында, Запорожье өлкәсендә авыр яралана һәм сугыш кырында батырларча һәлак була. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Фәргать абый үзенең ике улына, Рәсул белән Булатка, каһарманлык, батырлык үрнәген күрсәтеп калдырды.
Киләчәк буыннар тыныч, рәхәт тормышта, ирекле илдә яшәсен өчен башын салган батырларыбыз мәңге хәтердә калыр. Шушы кыю каһарманнар арасында әтиләре дә булуын аның ике улы мәңге күңелендә саклар.
Сугыш беркемне дә кызганмый. Балаларын югалткан ата-аналарга, ирсез калган тол хатын-кызларга, әтисез калган балаларга сабырлык телим.
Махсус хәрби операциягә киткән егетләребез, абыйларыбыз белән бик горурланам, аларга хәрби уңышларга ирешеп, туганнары, якыннары янына исән-имин Җиңү яулап кайтырга насыйп булсын.
Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз батырлыгын дәвам итеп, илебез чикләрен саклап һәлак булган каһарманнарыбызга мәңгелек дан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев