Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1нче мәктәп бинасында махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Мәктәптә Фәргать Сираҗетдинов һәм Илья Сәлимҗанов турындагы хәтерне мәңгеләштерделәр

Бүген Чистай районында 1нче мәктәп бинасында мемориаль такталар ачылды. Алар махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычларын үтәгәндә һәлак булган, кайчандыр 1нче мәктәпне тәмамлаган Фәргать Рәфәгать улы Сираҗетдинов һәм Илья Таһир улы Сәлимҗанов истәлегенә куелды.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында солдатларның туганнары, мәктәп укучылары һәм педагоглар, шулай ук район башлыгы Дмитрий Иванов һәм мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова катнашты.

— Бүген без монда тыныч күк йөзе хакына үз гомерләрен биргән ир-егетләребезне искә алу өчен җыелдык. Фәргать Рәфәгать улы һәм Илья Таһир улы беренче көннәрдән үк махсус хәрби операция үткәрү зонасында булалар, хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Безнең барыбыз һәм киләчәк буыннар алдында җирдә тынычлык урнашу өчен гомерләрен биргән ир-егетләребез турында дан һәрвакыт һәркемнең хәтерендә калсын дигән бурыч тора, — диде Дмитрий Алексеевич.

Митингта һәлак булган сугышчыларның хатыннары Роза Сираҗетдинова һәм Алла Сәлимҗанова да чыгыш ясадылар. Алар тормыш иптәшләре турында истәлекләре белән уртаклаштылар һәм якыннары хакындагы хәтерне саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

— Ирем бик игелекле, ярдәмчел кеше, чын герой иде. Мин аның белән бик горурланам! — диде Роза Марат кызы.

Мемориаль такталарны ачу хокукы сугышчыларның хатыннарына һәм район башлыгына бирелде. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алып, митингта катнашучылар мемориаль тактага тере чәчәкләр салдылар һәм шәмнәр кабыздылар.

Фәргать Рәфәгать улы Сираҗетдинов 1980 елның 8 апрелендә Чистайда туган. 1нче мәктәптә укыган. Фәргать тырыш, игелекле һәм ярдәмчел кеше булган. 2001 елда аны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына ашыгыч хезмәткә чакыралар, аның барышында ул икенче Чечен сугышында катнаша. 2003 елда, хезмәтне тәмамлагач, Фәргать Рәфәгать улы туган шәһәренә кайта һәм Чистай сәгать заводына токарь булып эшкә урнаша.

2022 елның 30 августында Фәргать Сираҗетдинов үз теләге белән «Тимер» батальонына хәрби хезмәт үтү өчен контракт төзи, үз подразделениесе составында Украина территориясенә махсус хәрби операция зонасына җибәрелә.

2023 елның 26 июлендә чистайлы, хәрби бурычын үтәгәндә, үлемгә китергән каты яралар ала. Фәргать Рәфәгать улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Илья Таһир улы Сәлимҗанов 1989 елның 28 сентябрендә Чистайда туган. 1нче мәктәптә белем алган. Яшьтән үк гер спорты белән шөгыльләнгән, шәһәр һәм республика ярышларында күп тапкыр призер булган, яхшы физик әзерлеккә ия булган. Әдәбият һәм тарих белән мавыккан. Эш сөючән, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кеше булган. Һәрвакыт эшкә кызыксыну күрсәткән, җаваплы, кыю, намуслы булган.

2022 елның 28 сентябрендә Илья Таһир улы РФ Кораллы Көчләре сафларына мобилизация буенча чакырыла. Казанда ЭКСПОда өйрәнүләр үтә. Ил алдындагы хәрби бурычын үтәп, Илья Сәлимҗанов үз подразделениесе составында Украина территориясенә махсус хәрби операция үткәрү өчен җибәрелә.

2022 елның 11 декабрендә рядовой Сәлимҗанов, хәрби колонна составында булганда, артиллерия утына эләгә һәм үлемгә китергән каты яралар ала. Илья Таһир улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Якташларыбыз гомерләренең соңгы секундына кадәр хәрби бурычка тугры калалар, Ватаныбыз һәм Россиянең киләчәге мәнфәгатьләрен яклыйлар.

Фәргать Сираҗетдинов, Илья Сәлимҗанов һәм һәлак булган барлык ир-егетләребез турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев