«150 яшькә кадәр яшисем килә!»
Бөек Ватан сугышы ветераны бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.
Клавдия Николаева безне өендә каршы алды, аның кулында фотолар урнаштырылган альбом: анда гасырлык тарих.
– Бу мин яшь чакта... Ә бу минем йөргән егетем, без аның белән 10 ел дуслашып йөрдек, – дип сөйли әңгәмәдәшем. Ышануы авыр, әмма бу ханымга – йөз яшь. Ул ничә яшькә кадәр яшәячәгемне беләм, ди. Әмма серне соңрак чишәрбез. «Озак яшәүнең сере нидә?!» – дигән сорау үзеннән-үзе туа. Клавдия Николаевна аның сере юк дип җавап бирде.
– Минем гомерем хезмәттә үтте. 70 яшькә кадәр заводта эшләдем. Беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмадым, алга бардым. Минем өчен сәламәтлек нигезе – чисталык. Мин кулларымны сабын белән еш юам. Кем белә бит, бәлки, бу миңа йөз яшькә кадәр яшәргә ярдәм иткәндер, – дип елмая әби.
Сугышка кадәр Клава 4нче мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаган, судно ремонтлау заводында хисапчы булып эшләгән.
21 яшьлек Клавдия Николаевна 1942 елда бер төркем иптәш кызлары белән Кызыл Армия сафларына чакыру кәгазе алгач, фронтка китә. Тиздән ул һава һөҗүменә каршы оборонаның икенче зенит-пулемет полкының сугышчысы була. Алар Мәскәү күге сагында торалар, аны дошманның һава һөҗүменнән саклыйлар.
– Бервакыт төнлә, барысы да йоклаганда, «һава» командасы яңгырады. Без тиз арада җыелдык һәм пулемет торган ноктага йөгердек, самолет янәшәдә диярлек иде, әмма очып китте. Ржевка кадәр мин бераз барып җитмәдем. Безне анда алып килгәндә, каннан кып-кызыл булган елганы күрдем, анда хәтта мәетләр йөзә иде. Яшерен-батырын түгел, рухи яктан бик авыр булды. Соңгы вакытларда безнең нокта «Правда» газетасы бинасының түбәсе булды. Пулеметка дүрт кеше беркетелгән иде.
Кыш көне солдатлар мамык чалбар, гимнастерка, җылы күлмәк, киез итек, оекбаш кигәннәр. Аларны яхшы ашатканнар. Героинябызның сүзләренә караганда, ул да ашарга пешерә белгән. Бала чагында ук өйрәнгән, чөнки әнисе гел эштә булган.
Клавдия Николаева оборона предприя тие ләрендә, «Богатырь» заводы терри ториясендә, Кырым күперендә кизү торган. Нәфис, әмма кыю һәм җитез кыз өлкән күзәтүче-разведчик, пулеметчы белгечлеген үзләштергән.
– Җиңү турында белгән көнне хәтерлисезме? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.
– Беренче май көнне үк без Җиңү турында белдек. Мин ул вакытта полк байрагы янында басып тора идем. Ракеталар тутырылган тартмаларны бушаттык. Эшне тәмамлагач, Берлинны алган өчен салют аттырачагыбызны белдек. Башта безне ядрәсез патроннар белән атарга өйрәттеләр. Кечкенә шәһәрләрне алган өчен 15әр залп бирә идек. Зурлар өчен – 20шәр. Ә 9 Майда 25 залптан торган салют бирдек! Бик матур килеп чыкты.
Клавдия Николаевна Ватан сугышы ордены, Жуков, «Германияне җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Клавдия Николаевна Николаева Чистай сәгать заводында эшләгән.
Китәр алдыннан мин юбиляр ханымнан: «Үзегезне 100 яшькә хис итәсезме?» – дип сорадым. Ул хәтта төшенкелеккә бирелүчән кешеләрне дә уйландыра торган җавап кайтарды.
– Миңа яшәү рәхәт. Һәр көнгә сөенеп яшим. Минем хыялым – 150 яшькә, ким дигәндә 130 яшькә кадәр яшәү. Алдан ук сезне юбилеема чакырам!
Үз сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен, әби урамга чыкмый, үзендә кунак лар кабул итми. Без Клавдия Николаевнаны йөз яшьлек юбилее белән котлыйбыз һәм аңа пандемия чорын кичереп, тынычлап йөрергә мөмкин булган вакытларны көтеп алуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев