Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

15 февраль — истәлекле дата

Бу көнне без сугышчы-интернационалистларны хөрмәтлибез.

Шушы көн уңаеннан, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычын намус белән үтәгәннәргә һәм антларына ахыргача тугры калганнарга олы хөрмәтемне белдерәм.
Кызыл йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов җитәкләгән «Сугышчан туганлык» оешмасының Чистай бүлегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу иҗтимагый оешма әгъзалары һәлак булганнарны искә алалар һәм хәзерге вакытта исән булган сугышчы-интернационалистларны һәрьяклап кайгырталар. Алар үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү буенча актив эш алып баралар.

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар! Сезгә сәламәтлек, күңел көрлеге һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына хезмәтегездә уңышлар телим!

Марс Вәгыйз улы Кәримов, Чистай муниципаль районы Советы депутаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев