Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

13 май – Ураза бәйрәме

Бәйрәмегез котлы булсын!

Шәһәр һәм район мөселманнарын чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм. Ул ислам динен тотучылар өчен иң олы, иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булып тора.

Рамазан аенда ураза тәмамлануны белдергән әлеге бәйрәм тирән рухи мәгънәгә ия, анда дин тотучыларның игелекле эшләргә, әхлакый чистарынуга, үз-үзләрен камилләштерүгә ихлас омтылышы чагыла.

Шәһәр һәм районның мөселманнар берлеге үсеп килүче буынны рухи тәрбияләүгә, дуслык һәм татулык традицияләрен үстерүгә, шәһәрнең социаль үсешенә зур өлеш кертә. Киләчәктә дә без Чистай җирендә милләтара һәм динара татулыкны сакларбыз дип ышанам.

Шушы күркәм бәйрәмдә һәр гаиләдә шатлык, татулык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Һәр кешенең тормыш юлы игелекле гамәлләр белән тулы булсын. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм күңел тынычлыгы телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев