Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

13 гыйнвар — Россия матбугаты көне!

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, типография хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Россия матбугат көне белән котлыйм.

Матбугат һәрвакыт җәмгыятьнең мөһим институты булган һәм булып кала, ә хакимият органнары өчен халык белән җитди кире элемтә чыганагы булып тора. Массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә кайныйлар: укучылар, тамашачылар, тыңлаучылар объектив, ышанычлы мәгълүматны вакытында ала алсын өчен, бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшлиләр.

Җәмгыятьнең вакыйгаларны ничек кабул итүе, аларга нинди бәя бирүе массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең профессиональлегенә, талантына, объективлыгына, гаделлегенә һәм гражданлык кыюлыгына бәйле.

Безнең районда бердәнбер рәсми басма матбугат чарасы булып «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газеталары тора. Басма битләрендә район, республика, ил тарихын формалаштырган төрле вакыйгалар, шәһәр һәм район халкы турында эксклюзив материаллар, ышанычлы һәм тикшерелгән мәгълүмат чагылдырыла.

Барлык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә яңа уй-ниятләрне уңышлы тормышка ашыруларын, иҗади уңышлар, кызыклы мәкаләләр, яхшы хәбәрләр, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев