Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

11 август — Төзүчеләр көне

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез — Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез!

Әлеге бәйрәм датасы бик күп һөнәр ияләрен берләштерә. Архитекторлар, дизайнерлар, прораблар, ташчылар, бизәкләүчеләр… Бүгенге заман төзелешендә кирәк булган кирәкле белгечләрне санап чыгу да мөмкин түгел.

Сез дөньяга яңа нәрсәләр барлыкка китерәсез. Сезнең хезмәт җимешләреннән шәһәребез һәм районыбызның һәр кешесе файдалана, сезнең уңышлардан безнең икътисадыбызның торышы, кешеләрнең социаль иминлеге тора.

Төзүче — җәмгыятьтә иң киң соралган һөнәрләрнең берсе. Барлык заманнарда да төзүчеләр үзләренең хезмәт традицияләренә тугры булып калганнар. Аның нигезенә сүз белән эш бердәмлеге, эшчеләр теләктәшлеге салынган. Сезнең ярдәм белән кешеләр үз учакларын булдыралар. Сезнең куллар белән эре инвестиция проектлары тормышка ашырыла, сәнәгать объектлары сафка баса, юллар, күперләр төзелә. Бу исә кешеләрне бәхетле, аларның яшәү-көнкүрешләрен уңайлы итә.
Сезгә сәламәтлек, бәхет, муллык, иминлек телим! Сезнең яңа проектларыгыз, кыю планнарыгыз тормышка ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев