Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

105 авыл хезмәтчәне сыер саву аппараты алды

Яңа ел алдыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары тапшырылды.

Авыл хезмәтчәннәрен район башлыгы Дмитрий Иванов сәламләде.

– Сез районда җитештерелә торган барлык сөтнең зур өлешен формалаштырасыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт! Ит һәм сөт җитештерүдән башка авыл хуҗалыгы яши алмый. Зур инвесторлар, нигездә, үсемлекчелек белән шөгыльләнгәнгә күрә, безнең фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары акрынлап терлекчелек тармагын яулыйлар, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.

Ул шулай ук 2023 елда терлекчелек белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлек сатып алуны субсидияләү рәвешендә ярдәм итү программасын эшләргә планлаштырулары турында сөйләде.

Тантаналы шартларда Дмитрий Алексеевич шәхси ярдәмче хуҗалыкның иң тәҗрибәле хуҗасы Тамара Усмановага, яшь фермер Энҗе Кувондиковага, шәхси ярдәмче хуҗалыкның иң нәтиҗәле хуҗасы Анатолий Матвеевка сыер саву аппаратларын алуга сертификатлар тапшырды.

Авыл хезмәтчәннәренә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский мөрәҗәгать итте.

– Бүген залда шәхси ярдәмче хуҗалыкларның иң актив хуҗалары җыелды, алар мөгезле эре терлек асрау буенча көндәлек авыр эшләрне башкаралар. Бу зур хөрмәткә лаек. Сезгә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Александр Александрович.

Александр Ромадановский республиканың авыл кешеләренә күрсәтә торган дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләде. Моннан тыш, бөтен авыл хезмәтчәннәренә программаларның барлык төрләре һәм аларда катнашу шартлары язылган брошюралар таратылды.

– Дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, яшь фермерларны, авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә күптөрле ярдәм күрсәтә. Барлык мәсьәләләр буенча без сезгә киңәш бирергә әзер, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Мөһим ярдәм чаралары арасында ул сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә, товарлы һәм нәселле таналар сатып алуга, лейкозлы сыерларны алыштыруга субсидияләрне атады.

Барлыгы 105 авыл хезмәтчене сыер саву аппараты алды, алар арасында Ишәле авылында яшәүче Тамара Усманова да бар. Ул гомер буе авылда яши, терлекчелек белән шөгыльләнә. 71 яшьлек хатын-кыз 20 елдан артык үз хуҗалыгында савым сыерлары асрый. Бүгенге көндә аның җиде сыеры бар. Аппарат алганчы шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы аларны кул белән сауган.

– Шушы еллар дәвамында көнгә ике тапкыр үз кулларым белән сыер саудым. Иртәнге өченче яртыда тора идем. Һәм, ниһаять, бүген саву аппараты алдык. Шатлыгым эчемә сыймый! Мондый ярдәм өчен бик зур рәхмәт, – ди Тамара Яковлевна.

Ул терлек азыгын әзерләргә, терлекләрне карашырга ире, балалары ярдәм итүен сөйләде.

– Күпләр терлекчелекне шәхси хуҗалыкта перспективасыз тармак дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Иң мөһиме – тырышырга, эшләргә, шул чакта барысы да килеп чыгачак, – ди хатын-кыз.

Киләчәктә ул терлек асрау өчен дәүләт ярдәме программаларында катнашырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев