Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

1023 беренче сыйныф укучысы өчен тәүге кыңгырау чыңлады

1 сентябрь көнне мәктәпләр укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Күркәм гадәт буенча аларда яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узды.

Бу көнне бәйрәм рухы хөкем сөрде. Җәй буена ял иткән, яңа көч җыйган, бәйрәмчә киенгән, кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тоткан малайлар һәм кызлар үзләренең укытучылары һәм сыйныфташлары белән очрашуга үз, яраткан мәктәпләренә ашыктылар.

Әти­әниләр беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә шатлык катыш дулкынлану хисе белән алып бардылар. Зур бантлы, ак челтәр якалы күлмәк, матур форма кигән кызлар, костюмнан җитди карашлы малайлар үтеп баручыларның игътибарын җәлеп иттеләр. Алар өчен барысы да яңа – беренче сыйныф, беренче укытучы, беренче кыңгырау... Алда малайларны һәм кызларны авырлыклардан торган юл, ышанычлы дуслар, зирәк остазлар белән очрашу көтә. Быел 1023 беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

5нче мәктәп ишегалдында да тантаналы мохит хөкем сөрде. Биредә укытучылар һәм ата­аналар җыелды, сыйныфлар линейкага тезелделәр.

Әлбәттә, бу бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары, үз мәктәпләре диварларында соңгы елларын үткәрәчәк чыгарылыш сыйныф укучылары төп кунаклар булдылар.

Укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котларга мәртәбәле кунаклар – Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары – мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова килделәр.

5нче мәктәп – районда иң зур мәктәпләрнең берсе. Бу уку елында ул 1095 укучыны кабул итте. Мәктәп укучылары күп тапкырлар төрле фәннигамәли конференцияләрдә, укуларда җиңүчеләр һәм призерлар булдылар, республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашалар.

– Агымдагы уку елы, кадерле укучыларым, сезнең һәрберегезгә яңа үрләр, җиңүләр алып килсен! – дип ассызыклады мәктәп директоры Людмила Бакалдина үзенең сәламләү сүзендә.

Район башлыгы Дмитрий Иванов та җылы теләкләрен җиткерде:

– 1 Сентябрь барыбыз өчен дә зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучыларының яңа коллективка җиңел кереп китүләрен, ә югары сыйныф укучыларына дөрес юл сайлауларын телим.

– Әлбәттә, бу – һәркемнең тормышында яңа баскыч. Мәктәп – ул тормышта бер этап кына түгел, ә көндәшлеккә сәләтле яшьләрне тәрбияләү, иҗади үсү һәм спорттагы казанышларга ирешү мөмкинлеге дә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды һәм катнашучыларны Белем көне белән котлады.

– Яңа казанышлар, яңа җиңүләр, зурдан­зур максатлар кую һәм аларны ирешергә омтылу, – дип укучыларга һәм укытучылар коллективына теләкләрен җиткерде Ольга Купцова.

Бу көнне бик күп җылы сүзләр һәм котлаулар яңгырады. Тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – көтеп алынган мәктәп кыңгыравы чыңлады.

5нче номерлы мәктәп укучылары өчен шәһәрдә беренче географик мәйданчык ачылу истәлекле вакыйга булды. Аны 2017 елда ук төзергә планлаштырганнар. География укытучысы Марат Гайфуллин җитәкчелегендә педагогик состав, мәктәп укучылары – Михаил Захаров, Александр Заболонский, Георгий Михайлов һәм Сергей Рогоза монда барысын да: проектлау этабыннан башлап, төзелеш эшләренә кадәр үз куллары белән ясаганнар. Бу идеяне тормышка ашыруда иганәчеләр ярдәм иткән.

Хәзер мәктәп укучыларының табигать күренешләрен күзәтү, һава торышын үзләренә фаразлау мөмкинлеге барлыкка килде.

– Бу мәйданчык укучыларга табигатьне, андагы үзгәрешләрне яхшырак аңларга, бу процесска тирәнрәк кереп китәргә ярдәм итәр дип ышанам, – диде Марат Гайфуллин.

Белем көне сыйныфларда дәвам итте. Бер­берсен сагынырга өлгергән малайлар һәм кызлар бик теләп аралаштылар. Беренче сыйныф укучылары беренче тапкыр парта артына утырдылар. Хәзер алар яңа статуска ия булдылар, алар – укучылар.

Бу уку елы укытучылар коллективы, укучылар һәм аларның әти­әниләре өчен уңышлы булсын, күп ачышлар алып килсен, алга барырга омтылыш беркайчан да сүнмәсен­сүрелмәсен, алган белемнәре югары максатларга ирешүгә юнәлтелсен иде дип телисем килә

 

 

 


БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР – БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФКА!

Эльвира Беспалова, беренче сыйныф укучысының әнисе:

– Агымдагы уку елы безнең гаиләбез өчен аеруча истәлекле. Зур кызыбыз Лиана мәктәп тормышының яңа баскычына күтәрелде – бишенче сыйныфка күчте, ә кечкенә кызыбыз Самира мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде, ул хәзер – беренче сыйныф укучысы. 1 сентябрь көнне иртән­иртүк бөтен гаиләбез белән мәктәпкә барырга җыендык, күтәренке кәеф, шат күңел белән бардык. Быел тантаналы линейканың якшәмбе көнне, әти­әниләр ял иткәндә, булуы уңайлы булды. Без чын мәгънәсендә бәйрәм рухын тоя алдык, кызыбызны беренче сыйныфка бергә озаттык.

Таһир Гомәров, беренче сыйныф укучысы:

– Мин мәктәпкә баруны җәй буе көттем. Мәктәп формасын киеп­киеп карадым, матур букчамны кат­кат тикшердем, укытучым белән тизрәк танышасым һәм яңа дуслар табасым килде. 1 сентябрьгә без бөтен гаиләбез белән бардык. Бәйрәм миңа бик ошады, безгә китаплар бүләк иттеләр, ә мин укытучым Наталья Александровнага матур чәчәк бәйләме тапшырдым.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев