Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Православие динендәгеләр Крещениене билгеләп үттеләр

Быел суга чуму өчен ике урын әзерләнде

Ел саен 19 гыйнварга каршы төндә православиелеләр Крещение Господня билгеләп үтәләр. Гадәттәгечә, чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәтләре уза, шуннан соң теләге булганнар махсус җиһазландырылган бәкеләрдә чумып алалар.

Быел шәһәрдә һәм районда суга чуму өчен ике урын оештырылды. Беренчесе – Чулман елгасында – Никольский соборыннан ерак булмаган урында, икенчесе – Булдырь авылында.

Чулман яры буенда бәкене әзерләү белән егерме ел дәвамында Василий һәм Юрий Никитиннар шөгыльләнәләр. Алар бу эшне барлык нечкәлекләрен белеп башкаралар: сыналган ысулларны кулланалар, хәтта иң авыр участокларда да оста эш итәләр.

– Быел боз катламнарга аерылу сәбәпле, авырлыклар туды. Ул катлам-катлам булып утырды. Һәр катламны аерым чистартырга туры килә. Эш җиңелләрдән түгел, ләкин без егерме ел эчендә күнектек инде. Өстәвенә, без игелекле эштә катнашуыбызны аңлыйбыз һәм шуңа күрә бу эшкә бик теләп тотынабыз, – ди Василий Никитин.

Никольский соборында бәйрәм гыйбадәте тәмамлангач, дин әһелләре һәм дин тотучылар Чулман елгасы буена суны изгеләндерү йоласын үткәрергә төштеләр. Шуннан соң чистайлылар бәкедә чума башладылар.

Алар арасында тәҗрибәле коенучылар да, беренче мәртәбә килүчеләр дә бар.

Евгений Бондарев бәкедә чумарга бишенче ел килә инде. Ул бу адымга күңел кушуы буенча барган.

– Күңел тартты һәм сынап карарга булды. Бүген бишенче тапкыр коендым. Бу инде гадәткә әйләнде. Мине чыныккан кеше дип әйтергә мөмкин. Су бик яхшы, күңел көр! Башта салкын булса, хәзер тән кызыша. Канәгатьлек һәм җиңеллек хисе кичерәм, – дип билгеләп үтә ир-ат.

Аның янында хатыны көч биреп тора.

– Бирегә бишенче тапкыр киләбез. Монда барысы да яхшы җиһазландырылган, җылынырга, киемне алыштырырга урын бар. Безгә бик ошый. Үзем бозлы суга чумарга куркам, сәламәтлегем мөмкинлек бирми, әмма иремне һәрчак хуплыйм, – ди Светлана Бондарева.

Кыюлар арасында хатын-кызлар да аз түгел.

– Мин Раифта озак яшәдем, анда бер генә тапкыр коендым. Аннары олы яшьтәге әниемне карарга кайттым һәм монда коена башладым. Быел өченче ел инде. Коенганнан соң җиңеллек, шатлык һәм ниндидер ләззәт кичерәсең! – ди Наталья Михайлова.

Бәке янында без шәһәр кунакларын да очраттык.

– Мин үзем Владивостоктан. Бездә бәкене диңгездә ясыйлар. Гомумән, ундүртенче ел инде бәкедә чумам, Чистайда – беренче тапкыр. Елга суы, әлбәттә, диңгезнекеннән аерылып тора. Су коенганнан соң бер елга рәхәтлек аласың, – ди Владимир Новокшонов.

– Яшәү көче өстәлә, рәхәт булып китә! Мин суга чуммыйча булдыра алмыйм инде, – дип өсти Сызраньнан килгән башка ир-ат Сергей Малыгин.

Бәкедә коену коткаручылар, медицина һәм полиция хезмәткәрләре контролендә уза. Коенучыларга уңайлы булсын өчен җылынып чыгарга чатырлар куелган, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү зоналары җиһазландырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев