Аңа бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды
Чистай районы делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов хәбәр итте.
Бәйрәм тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Ул аграр тармакның барлык хезмәтчәннәрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында чистайлы, «Чистополье» машина-технология компаниясе» ширкәтенең авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты Рәис Хәммәтхәсән улы Ибраһимов та бар. Ул «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Фотолар ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән һәм Д. Ивановның социаль челтәрдәге битеннән алынды
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев