Чистай районыннан авыл укытучысы Халыкара экология премиясе лауреаты булды
Йолдыз мәктәбе укытучысы Альмира Шәрифуллина югары бүләккә лаек булды
Йолдыз мәктәбенең тарих укытучысы Альмира Шәрифуллина «ЭкоМир-2025» конкурсында II дәрәҗәдәге абруйлы Халыкара экологик премия лауреаты булды. Табигать фәннәре Россия академиясенең бүләген ул «Экологик-патриотик эшчәнлек: табигый-тарихи мирасны торгызу, туристик-экскурсия программаларын һәм проектларын булдыру» номинациясендә яулады.
Йолдыз мәктәбендә озак еллар эшләп килгән «Безнең чыганаклар» мәктәп музее да югары бәя алды. Бүләкләү тантанасы Фән көне алдыннан башкалабызда узды. Альмира Шәрифуллина әйтүенчә, әлеге вакыйга аеруча дулкынландыргыч һәм әһәмиятле булган.
– Мин авыл мәктәбендә гади укытучы булып эшлим. Миңа табигать фәннәре Россия академиясе академиклары кулыннан бүләк алу бик күңелле булды, – дип шатлыгы белән уртаклашты Альмира Инзил кызы. – Үзебезнең Татарстаныбызны, Чистай районын, кечкенә генә поселогыбыз Йолдызны шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим итү минем өчен зур горурлык.
Әлеге җиңү – педагогның шәхси казанышы гына түгел, ә авыл мәктәпләрендә балаларда кече ватаныбызга мәхәббәт һәм аның табигый һәм тарихи мирасы өчен зур җаваплылык тәрбияләүче туган өйрәнү һәм экологик-патриотик эшләрнең әһәимиятен тану билгесе дә.
Мәгариф идарәсе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев