Чистай районы укытучысына дәүләт бүләге тапшырылды
Илдус Хәйретдинов «ТРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды
Казанда Халыкара укытучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән педагоглар чакырылды. Тантанада Чистай районы педагогларыннан торган делегация дә катнашты.
Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучының хезмәтенә тирән рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә педагоглар балаларга үз-үзләренә ышанырга һәм тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр, белем һәм әхлакый кыйммәтләрнең ныклы нигезен салалар.
Тантаналы чара барышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә Чистай районы Гаделша урта мәктәбенең физик культура һәм иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау укытучысы Илдус Мохсин улы Хәйретдинов лаек булды.
Фото ТР Рәисенең матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев