Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Безнекеләрне бел!

Чистайлылар «Чанафест-2026» креатив чаналар фестивалендә җиңү яуладылар

Мамадышта Sunnyфест-2026 креатив чаналарның юбилей фестивале узды

Күңелле һәм мавыктыргыч конкурска йөзләгән катнашучы һәм тамашачы җыелды. Чистайны кышкы бәйрәмдә эшләүче яшьләр советының өч командасы: Яшьләр үзәге һәм Чистай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре тәкъдим итте. Алар – «Львиный вайб», «Красная королева и...» һәм «Снежный олень». Эшләүче яшьләр берлеге кураторы Анфиса Захарова әлеге сәфәргә илһамландырган һәм катнашучыларны оештырган. Бу хакта «Чистай яшьләре» бергәлегендә хәбәр ителә.

 

Боз калкулыгының биеклеге 3,5 метр тәшкил иткән, ә трассаның озынлыгы – йөз тапкырга артыграк. Күңелле ярышлар, шулай ук кыюлык, креативлык һәм бердәмлек буенча безнең командалар бик яхшы чыгыш ясадылар!

 

Безнең  «Красная королева и...» командасы «Әкияти тәхет» креатив чанасы белән номинацияләрнең берсендә лаеклы рәвештә беренче урынны яулады! Шулай ук командаларга катнашучы сертификатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

 

– Безнең җиңү артында зур команда тора. Эшләүче яшьләрнең активлыгы һәм инициативалылыгы – көч, – дип билгеләп үтте Анфиса Захарова.

 

Ул ассызыклаганча, бу ярышларда катнашу мөмкинлеге битараф булмаган иганәчеләр һәм ярдәмчеләр булышлыгында барлыкка килгән.

 

«Чистай яшьләре» һәм «Мамадыш онлайн» фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев