Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләрне бел!

Безнекеләр җиңүчеләр арасында булдылар

"Иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды һәм иң яхшы җитәкче" республика конкурсында җиңүчеләр арасында чистайлылар да бар.

Конкурс йомгаклары буенча 4 нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды иң яхшы дип табылды. "Иң яхшы агитбригада" номинациясендә 9 нчы мәктәп вәкилләре җиңүгә лаек булдылар. Шул ук номинациядә 7 нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары кызыксындыргыч приз белән билгеләп үтелделәр. Булдырдыгыз!
Шәһәрдә һәм районда балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау, яшь җәяүлеләргә хәрәкәт кызу булган урамнарда үз-үзләрен имин тоту күнекмәләрен, аларны грамоталы, тәртипле юл хәрәкәтендә катнашучылар буларак тәрбияләү буенча даими эш алып барыла. Бу турыда "Гаиләгә - төп юл", "Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин барып җитәргә ярдәм ит", "Имин тәгәрмәч" һәм ЮХИДИ бүлеге, мәгариф идарәсе тарафыннан үткәрелә торган башка муниципаль конкурслар раслый.
Хәзерге вакытта яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне, шулай ук иҗади, физик сәләт таләп итүче иң җитди, җаваплы конкурсларның берсе - "Имин тәгәрмәч"кә әзерләнә башладылар. Җиңүче команда безнең муниципаль районны ярышларның республика этабында тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев