Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Икмәк булачак

Урып-җыю чоры үзенең экваторын узды һәм кайбер хуҗалыклар урып-җыюны төгәлләүгә якынлашалар.

"Мөкатдисов" хуҗалыгында суктыру төгәлләнгән, ә "Акбулат", "Вамин-Чистай" агрофирмасы хуҗалыклары урып-җыюның ахырына якынлаша. "Луч" хуҗалыгында хәлләр начар, биредә 14 процент кына мәйдан суктырылган. Бөртек уңышы район буенча бер гектардан уртача 18,4 центнер тәшкил итә, алдынгылар да бар. "Кутлушкино"да бер гектардан - 25,7, ә "Мөкатдисов" хуҗалыгында - 26,8 центнер. Һава торышы коры булуга карамастан, арпа һәм солы уңышы ярыйсы, ә сабан бодаен беренче суктырулар уңышның югары булмавын күрсәтте, уҗым бодае һәм арышы белән шундый ук хәл. Әмма үзебезнең икмәгебез белән булачакбыз. Урып-җыюда хәзер йөздән аз гына артыграк комбайн катнаша. Алар игенне август азагына кадәр суктырып бетерергә тиеш, шуның өстенә моңа бернәрсә дә комачауламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев