Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Интернетка чыга

Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм сатып алу буенча FARMERSTORE (http:// farmerstore.ru) электрон игъланнар тактасы ачылды. Сайтны булдыруда ТР агросәнәгать комплексының мәгълүмати-консультация хезмәте һәм Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе инициаторлар булып торалар.

Электрон игъланнар тактасы Татарстан Республикасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга яки сатарга яисә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәтләр күрсәтергә теләүче крестьян фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә булдырылды.
Әлеге сайтта сату, сатып алу, хезмәтләр күрсәтү турында игълан урнаштыру бушлай. Сервисның өстенлеге шунда, ул җитештерелгән продукциянең сату базарын киңәйтергә, арадашчыларсыз, турыдан-туры товарларны сатып алырга һәм сатарга ярдәм итә, максатчан аудиторияне киң җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев