Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Һава шартлары мөмкинлек бирә

Бөтен республика буенча җылы һава торышы урнашты. Һәм авыл халкы төп игътибарын туңга сөрүгә туплап, аяз көннәрдән файдаланып калырга тырыша.

Кайбер хуҗалыклар ("Мөкатдисов" КФХсы, "Химокам-Агро" фирмасы) үзләренең фаразланган күрсәткечләрен үтәделәр һәм тракторларын язгы чәчү эшләренә әзерли башладылар. "Кутлушкино" хуҗалыгында да туңга сөрү азагына якынлаша. Узган көндә хуҗалык механизаторлары 200 гектардан артыграк мәйданда туңга сөрделәр. Һава торышы ныклы азык базасы булдыру мөмкинлеге бирә, барлык хуҗалыкларда да силос салу алып барыла. Хәзер район уртача бер шартлы терлеккә 22,8 азык берәмлеге әзерләде, монда да алдынгылар бар. "Сарсаз" хуҗалыгы 30,1, "Мөкатдисов" КФХсы - 29,8, "Кутлушкино" - 28,2 азык берәмлеге әзерләгән. Ә бу - әлеге хуҗалыкларда терлекләр өчен азык белән проблема булмаячак дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев