Һава торышы

Татарстанлыларны көчле җил һәм боз явуы турында кисәттеләр

...

Сишәмбе көнне, 7 июльдә, Татарстанда һава торышы җәйгечә җылы, әмма тотрыксыз булачак. ТР Гидрометүзәге синоптиклары якынлашып килүче яшен фронты һәм көчле җил турында кисәтә.

Фаразлауларга караганда, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы, кайбер районнарда яшенле яңгырлар явачак, шулай ук боз явуы да ихтимал.

Җил юнәлешен көньякка һәм көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк һәм секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк. Әмма яшен вакытында урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәю көтелә.

Төнлә термометр баганалары +12дән +17 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез һава +24 + 29 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: НТР 24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев