Һава торышы

Татарстанда Җиңү көнендә һава торышы кисәк үзгәрәчәк

...

ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре мәгълүматларына караганда, Татарстанда Җиңү көнендә метеошартларның начараюы көтелә.

 

Ведомство мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 9 майда, республика территориясендә урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

 

Моннан тыш, сизелерлек суытачак. Төнлә һава температурасы +7...+12 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә термометр баганалары +13...+18 градуска кадәр генә күтәреләчәк.

Чыганак: ТНВ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев