...
Якшәмбе көнне, 26 июльдә, республикада температура +35 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Сергей Захаров хәбәр итте.
24 һәм 25 июльдә эссе, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак яшенле яңгыр һәм боз булуы ихтимал. Шимбә көнне +33 градуска кадәр, якшәмбе һәм дүшәмбе +35 градуска кадәр эссе булачак. Сишәмбе көнне атмосфера фронты узачак, аннан соң температура бераз – +23... +28 градуска кадәр төшәчәк, дип өстәде ул.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев