Һава торышы

Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк

...

ТРның Гидрометеорология үзәге белгечләре чәршәмбе, 12 август көнне, һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, республика территориясендә көндез дә, кичен дә урыны белән яшенле яңгырлар һәм секундына 15 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында халыкка саклык чаралары күрергә: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында җилдән ышыкланмаска киңәш итәләр.

Чыганак: ТНВ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев