Һава торышы

Татарстанда атна азагына кадәр + 30 градус җылылык булыр дип көтелә

ТР Гидрометүзәгендә хәбәр итүләренчә, төбәктә коры һәм җылы һава торышы урнашкан

Бүген, 21 июльдә, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +13 - +18 градус тәшкил итәчәк, көндез температура +25 - +30 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 22 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми. Әмма көндез һәм кичен республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак, ул бераз яңгырлар китерәчәк. Төнлә минималь температура +15 - +20 градус, көндез максималь температура +25 - +30 градус тәшкил итәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 23 июльдә, фронталь бүленеш тәэсирендә урыны белән Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар явачак. Төнлә температура +15 - +20 градус, көндез +23 - +28 градус булачак, шул ук вакытта республиканың көнчыгышында һава 31 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 24 һәм 25 июльдә төбәк элеккечә җылы һәм тотрыксыз һава массасында булачак. Көндезге температура +25 - +30 градус тирәсендә сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев