Һава торышы

Республикада +14 градуска хәтле салкынлык көтелә

...

+35кә кадәр җиткән эсселектән соң республикада  һава торышының нык үзгәрүе көтелә. Якындагы тәүлектә үк температура төшә башлаячак.

 

Шулай итеп, бүген, 28 июльдә  төнлә температура +16...+21, көнчыгышта +24, көндез исә  +23...+28, көнчыгыш районнарда +31 градуска кадәр. Шул ук вакытта секундына 18-23 метр тизлектә җил-давыл, яшен булуы мөмкин.

ТР Гидрометерология үзәге фаразлавынча,  салкынаю  иртәгә, 29 июльдә дә, дәвам итәчәк. Төнлә термометр  баганасы  +14...+19 градуска кадәр төшәчәк, көндез +25... +30 градус булыр дип көтелә.

Кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар дәвам итәчәк.  Җил секундына 15-20 метрга җитә.

Пәнҗешәмбе, 30 июльдә,  төнге сәгатьләрдә +14...+19 кадәр  суыта, көндез  бары +19...+24 градус. Урыны белән көчле, яшенле яңгырлар булачак,  җил секундына 15-20 метрга җитәчәк.

 

ТНВ каналыннан алынды

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев