...
Пәнҗешәмбе көнне, 6 августта, Татарстанда явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан булуы ихтимал.
Җил секундына 4-9 метр тизлектә төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчәр дип фаразлана. Көндез ул көчәеп, секундына 12 метрга җитәчәк дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометерология үзәгендә.
6 августка төнлә республикада +10...+15 градуска кадәр суытачак (Казанда +13...+15 градуска, түбәнрәк җирләрдә +11...+13 кә кадәр). Көндез Татарстан буенча һава торышы +23... +28 градуска кадәр җылыта (башкалада +26...+28 градуска кадәр).
Чыганак: ТНВ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев