...
23 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы, кайбер урыннарда көчле яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.
Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава +26 – +31 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев