Һава торышы

Бүген Татарстанда +21 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

...

Бүген, 14 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава, сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +4... +9 градус, көндез +16... +21 градус булачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев