...
Бүген, 6 августта, Татарстанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы мөмкин дип хәбәр итә ТР Гидрометерология үзәгендә.
Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка авышучан, секундына 4-9 метр, урыны белән секундына 12 метрга җитәчәк. Төнлә температура +10...+15 градус, көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан башкаласында алмашынучан болытлы, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка авышучан, секундына 4-9 метр. Көндез башкалада – +26...+28 градус.
Чыганак: “Татар-информ”
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев