...
Республикада 4 августта явым-төшем көтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге хәбәр итә.
Иртән аерым районнарда томан булуы мөмкин. Төньяк-көнбатыштан җил секундына 6-11 метр булачак, көндез секундына 14 метрга кадәр.
Көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев