...
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, сишәмбе, 18 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава, көндез урыны белән кыска вакытлы явым-төшем көтелә. Көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан төшәргә, урыны белән яшенле яңгыр яварга мөмкин.
Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында аның тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чыганак: Татар-информ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев