Һава торышы

15 августта Татарстанда термометр баганалары +5 градуска төшәчәк

...

Шимбәгә каршы төндә, 15 августта, Татарстан территориясендә термометр баганалары +5 градуска төшәчәк, дип хәбәр итә төбәк Гидрометеорология үзәге.

 

Иртәгә көндез аязучан болытлы һава булачак, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исүче җил көндез кайбер районнарда секундына 14 метрга кадәр көчәячәк.

 

Төнлә минималь температура +5.. +10 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +10..+15 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: НТР24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев