Һава торышы

14 августта Татарстанда яңгыр һәм салкынча һава торышы көтелә

...

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, 14 августта республикада салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Республиканың кайбер районнарында төнлә башланган яңгырлар көндез бөтен төбәккә таралачак.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә исүче җил көндез кайбер районнарда секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң (+6 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +12.. +17 градуска кадәр генә җылыначак.

Чыганак: Татар-информ

 


Нет комментариев