Язылу

06.12.2011 14:54 | Полезная информация Принтерга

Язылу кампаниясе-2014
Безнең “Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре”) газетасының чистайлылар арасында популярлык казануы сөендерә. Без  вакыт белән бергә атларга, сәясәт, икътисад, мәдәният, сәнгать, спорт яңалыкларын киң һәм кызыклы яктыртырга тырышабыз, шәһәрдә һәм райондагы вакыйгалар турында беренче булып сөйлибез. Газета атнага ике тапкыр, җомга саен тулы тапшырулар программасы һәм “Татар-информ” агентлыгы тарафыннан әзерләнгән мәгълүмати-танып белү кушымтасы белән чыга.
“Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре”)нә язылу бәясе элеккечә үк республикада иң түбәннәрнең берсе булып кала – өйгә китереп биргәндә ярты еллыкка 438 сум, предприятиеләр һәм оешмалар өчен – 468 сум. Без күп кенә газета укучылары яратып өлгергән альтернатив язылуны да дәвам итәбез. Бары 210 сум түләп, сез ярты ел дәвамында редакциягә түбәндәге адрес буенча килеп, газета алырга мөмкинсез: Ленин урамы, 2-а. 
Безнең тугры газета укучыларыбыз элеккечә үк безнең белән калырлар дип өметләнәбез, шулай ук яңа дуслар барлыкка килүенә исәп тотабыз! 
 
 
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: « Элемтә өчен

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту