Чистайда балалар арасында Коръән уку бәйгесе булды

13.11.2017 16:35 | Җәмгыять Принтерга

29 октябрьдә, Чистайның «Иман» мәчетендә Коръән уку буенча балалар арасында бәйге булды.
Чистай шәһәре һәм районыннан сиксәннән артыграк бала шушы бәйгедә катнашты, ә аңа әзерлек ел дәвамында алып барылды. Анда 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнаша алды. Өч яшь категориясе билгеләнде: анда 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге, 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге һәм 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар керде. Ике кешедән – «Иман» мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мәчет каршындагы курслар укытучысы Тимур хәзрәт Матвеевтан торган жюри әгъзалары һәр катнашучыны игътибар белән тыңладылар.
Бәйге йомгаклары буенча унсигез җиңүче билгеләнде, һәр яшь категориясеннән өчәр малай һәм кыз аерып алынды. Бүләкләр, әйтергә кирәк, Коръән укучыларны бик сөендерделәр. Зуррак катнашучыларга көнкүреш техникасы, кечерәкләргә кызыклы уеннар бүләк ителде.
Шулай ук барлык катнашучылар Мактау грамоталары, дипломнар һәм Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан бәйге өчен махсус әзерләнгән һәм хәдистән: «Коръән укучы һәм аны башкаларга өйрәтүче – сезнең арада иң яхшысы» дигән сүзләр язылган бокаллар белән бүләкләнделәр. Конкурс тәмамланганнан соң барлык балаларны тәмле пылау белән сыйладылар.
Шуны да әйтергә кирәк, барлык балалар Коръән китабын уку осталыгы һәм дини белемнәре белән сөндерделәр. Биредә укытучыларның өлеше зур, алар балаларга дини сабакларны өйрәтүгә зур көч куялар. Балалар – безнең киләчәгебез, шуңа күрә Чистай мөхтәсибәте аларны тәрбияләүгә зур игътибар бирә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту