Редакция

15.10.2011 11:50 | Полезная информация Принтерга

“Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре”) газетасы редакциясе

Хәзерге вакытта редакциядә 16 кеше эшли, шул исәптән дүртесе иҗат итүче хезмәткәрләр. Коллектив тотрыклы, күпчелек хезмәткәрләрнең югары һәм урта махсус белеме бар, кайбер хезмәткәрләр массакүләм мәгълүмат чараларында намуслы хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен шәһәр һәм район дәрәҗәсендә, шулай ук республика дәрәҗәсендә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Казанның 100 еллыгына медале белән бүләкләнделәр. Газета һәрвакытта да  масса-күләм  мәгълүмат чаралары арасында шәһәр, республика, Россия дәрәҗәсендәге иҗат конкурсларында актив катнашты һәм катнаша. Күп эшләр өчен Дипломнар, Грамоталар, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
 
Исәнмесез! Без сезнең белән танышуыбызга шатбыз!
Наталья Данилова, “Татмедиа” ААҖ филиалы директоры, баш мөхәррир:
– Журналист, дипломат, менеджер, психолог... Әмма, иң мөһиме, коллективның һәр әгъзасы өчен коллега, фикердәш дип ышанам.
××
Наталья Данилова, баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатиб:
– Журналистларның иҗат планнарыннан хәбәрдар булу, барлык актуаль материаллар өчен ашыгыч рәвештә “кояш астында урын” табу, редакция сайтын вакытында тутыру һәм яңартып тору, агымдагы барлык мәсьәләләрне күз уңында тоту. 
××
Гөлсинә Сорутдинова, татар басмасы буенча баш мөхәррир урынбасары:
– “Чистопольские известия” газетасының  татар телендә чыга торган “Чистай хәбәрләре”н чыгару өчен җавап бирәм, хатларны, татар телендәге материалларны эшкәртәм, шулай ук иҗат белән шөгыльләнәм – материаллар язам. Язылу кампаниясе вакытында газетага язылучылар белән сөйләшүләр алып барам, газетага яздыру буенча эшне оештыруны камилләштерүгә юнәлдерелгән бурычларны үтим.
××
Венера Йосыпова, баш бухгалтер:
– Редакциянең икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итү, катгый финанс дисциплинасы, салым законнарын тайпылышсыз үтәү –эшемнең өстенлекләре.
××
Гөлнур Садыйкова (Уразгильдиева), хатлар бүлеге мөхәррире:
– Социаль яклау, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр, демографик хәл, хәрби-патриотик тәрбия, хокук бозуларны булдырмау, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы – әлеге мәсьәләләр минем материалларымда төп урынны алып торалар. Үз мәкаләләремдә мәдәният, мәгариф мәсьәләләрен күтәрәм, рухи-әхлакый якларга кагылам, редакция почтасын  күзәтү белән шөгыльләнәм. 
××
Олег Зиннуров, сәнәгать бүлеге корреспонденты:
– Эшнең төп юнәлешләре: сәнәгать билгеләнешендәге, шулай ук агросәнәгать, төзелеш комплекслары предприятиеләре эшчәнлегенә анализ, инновацион сәясәт, торак-коммуналь комплексы  предприятиеләре эшчәнлеге, ТКХда үзгәртеп корулар, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны формалаштыру. Шулай ук эшчәнлегем даирәсенә ришвәтчелеккә каршы комиссия, яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләрнең, ТР алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге эшен яктырту керә. 
××
Надежда Чернышева, хатлар бүлеге корреспонденты:
– Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт белән бәйле мәсьәләләрне яктырту белән шөгыльләнәм. Шәһәр һәм районның тарихи-мәдәни үткәне, туган якны өйрәнү темалары якын.
××
Юлия Королева, реклама бүлеге редакторы:
– Минем төп бурычым – реклама хезмәтләре базарын өйрәнү, потенциаль реклама бирүчеләрне эзләү, рекламаны безнең газетада урнаштыруның нәтиҗәле булуын ышандыру, конструктив хезмәттәшлек.
××
Татьяна Гайнетдинова, “Чистопольские известия” газетасының компьютерда версткалау операторы:
– Верстка – иҗади процесс. Һәр сан индивидуаль якын килүне, бер үк төрле булмаган чишелешләрне таләп итә Газета укучыны материалны профессиональ урнаштыру белән җәлеп итәргә тиеш.
××
Наталья Миронова, “Чистопольские известия” газетасы корректоры:
– Мин безнең газетаны беренче булып мавыгып укучы. Һәр материал игътибар белән укылырга, төп нөсхәсе белән чагыштырылырга, килеп чыккан барлык сорауларга ачыклык кертелергә тиеш. 
××
Әлфия Кәримова, “Чистай хәбәрләре” газетасының компьютерда версткалау операторы:
– Коллективта чагыштырмача күптән түгел. Эш ачышларның яңалыгы, үзкамилләшү мөмкинлеге, дизайнер чишелешен эзләү белән мавыктырды. Профессиональ верстка– газетаның имиджы.
××
Фәридә Сираҗетдинова, “Чистай хәбәрләре” газетасы корректор:
– Профессиональ эшчәнлек тормыш рәвешен, кешенең гадәтләрен формалаштыра. Теләсә нинди текстны тиешле рәвештә кабул итәм дип әйтә алам. Шулай ук тәрҗемә белән шөгыльләнәм, татар телендә материаллар язам.
××
Эльвира Беспалова, тәрҗемәче:
– Минем эшемдә рус һәм татар телләрен камил белү, автор стиленең үзенчәлекле якларын саклый алу, һәр сүзнең мәгънәсен төгәл җиткерә белү мөһим. Моңа даими рәвештә белемнәрне камилләштерү, әдәбият уку ярдәм итә. 
××
Вәсилә Әхмәтҗанова, компьютерда җыю операторы:
– Минем хезмәт биографиям газета белән бәйләнгән. Типографиядә  машинада хәреф җыючы идем, компьютер версткасына күчкәч, редакция коллективына килдем, рус һәм татар телләрендә текстлар җыю белән шөгыльләнәм.
××
Сергей Фурутин, машина йөртүче:
– Безнең коллектив–бердәм команда, биредә һөнәри осталык, оперативлылык бәяләнә. Әлеге таләпләргә туры килергә тырышам. 
 
 
 
 
 
 
 
 

 

Медиа


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту