Авыл кешеләре үзара салым салу файдасына тавыш бирделәр

23.11.2017 16:26 | Җәмгыять Печать

Авыл кешеләре үзара салым салу файдасына тавыш бирделәр

19 ноябрьдә республиканың авыл җирлекләрендә үзара салым салу буенча гражданнар референдумнары узды.

Анда Чистай районының 23 авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. – Кешеләр күп килде. Район буенча уртача алганда ул 66 проценттан артыграк тәшкил итте. Референдумга килгән авыл кешеләренең 96 проценты үзара салым салу өчен тавыш бирде. Һәр авыл җирлегендә үзара салым күләме аерыла, аны яшәүчеләр үзләре билгелиләр. Безнең районда авыл җирлекләрендә 1000, 500, 200, 100әр сум җыялар, – ди Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов.

Чистай районы авылларында яшәүчеләр үзара салым салу буенча җыелган акча юлларны төзекләндерүгә һәм төзүгә, зиратларны, чишмәләрне төзекләндерүгә, урам утын яңартуга то- туга тавыш бирделәр. Йолдыз поселогында меңнән артыграк кеше яши. үзара салым салу буенча референдумга халыкның 64 проценты килгән.

Авыл кешеләре гомуми тавыш бирү нәтиҗәсендә 200әр сум җыярга карар иткәннәр. «Халык акчасы»н, ә аларга республика һәр сум исәбенә дүрт сум өстәячәк, поселок юлларын төзекләндерүгә тотачаклар. – җыелган акча эчке юлларны төзекләндерү өчен вак таш сатып алуга һәм китерүгә тотылачак, тигезләү үз техникабыз ярдәмендә башкарылачак, бу акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков. – Йолдызда барлыгы 12 урам бар, аларның һәрберсендә вак таш җәю анда яшәүчеләр нинди күләмдә акча җыйсалар, шул суммага башкарылачак.

 

Авыл кешеләре моны үзләре хәл иттеләр. Мөслим авылы халкы шулай ук референдумда туган авыл- лары урамнарында юлларны төзеклән дерүгә тавыш биргәннәр. үзара салым салу күләме тәэсирләндерерлек – һәр кешедән 1000әр сум. – Шундый программа булуга мин бик шат. Безнең гаилә ел саен анда катнаша. Өстәвенә, нәтиҗәсе бар. узган елларда үзара салым салу юлы белән җыелган акча ярдәмендә мин яшәгән Октябрьский урамына вак таш җәелде.

Элек без сазга ба- тып йөри идек. Ә балалар кунакка кайтканда машиналарын төп юлда калдырып, безгә кадәр җәяү керә иделәр. Хәзер хәл үзгәрде, урамда чиста һәм коры, башка юлларны да төзекләндерерләр дип ышанам, – ди Мөслим авылында яшәүче Тәслимә Вәлиева. Торак пунктларны төзекләндерүгә Чистай районында яшәүчеләр үз акчаларын инде би- шенче ел рәттән кертәләр. Республика үзара салым салу программасында алар баштан ук катнашалар. 


Гүзәл ГОМӘРОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике