Район хуҗалыклары савымны арттыру юлларын эзлиләр

21.11.2017 11:59 | Җәмгыять Печать

Авыл хуҗалыгы елы тәмамланды, хуҗалыклар бюджетын тулыландыруда бердәнбер чыганак булып сөт җитештерү тора. Авыл кешеләре савымны арттыруга эшлиләр, чөнки сөтне сатып алу бәясе хәзер югары һәм табыш алыр өчен моннан, һичшиксез, файдаланырга кирәк. 

– Бер тәүлек эчендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 69 тоннага якын сөт җитештерәләр, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультан- ты радик вафин, – өстәвенә, бөтен продукцияне дә диярлек алга таба эшкәртү өчен сөт ком- бинатларына тапшыралар. 

Хәзер һәр сыердан уртача 12,3 килограмм сөт савып алына. «Луч», «Кутлушкино», «Кулон», «Джукетау» фирмалары алдынгылар рәтендә.

Чистай районы савым буенча рейтингның уртасында тора. Узган елларда түбән савым проб лемасы терлек азыгы раци- оны җитәрлек булмау сәбәпле килеп чыккан булса, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре нигезле терлек базасы салды- лар. Хәзер терлекләрне ашату һәм асрау мәсьәләләренә тагын да җитдирәк карарга кирәк, чөнки сөт күләме һәм терлек санының артуы моңа бәйле. – терлек азыгы ел ярымга җитәрлек итеп әзерләнде, – дип мәгълүмат бирде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе на- чальнигы урынбасары Илгизәр нуретдинов, – шулай итеп, терлекләрне ашату белән бер- нинди проблемалар юк. әмма шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерүнең шактый кимүе күзәтелә. Бу субъектив, шу- лай ук объектив сәбәпләргә дә бәйле.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым терлегенең саны кимегән, кай- дадыр сыерлар сөт бирүдән ташлаткан. Шул ук вакытта районның кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре сөт җитештерүгә зур игътибар бирәләр. Шулай, «Мөслим», «ту- кай»,

 

«Совхоз-техникум», «Сар- саз» бүлекчәләреннән торган «транс Агро» фирмасында гому- ми саны өч меңгә якын булган сыердан бер тәүлеккә 28 тонна- дан артыграк сөт савып алына. Сатып алу бәясе төрле җирдә төрлечә: отышлырак партнер табылса, җитештергән сөтне аңа тапшыралар. Игътибарга, иң элек, аның сыйфаты алына.

– Без җитештерелгән сөтне «Агромол» фирмасы- на җибәрәбез, – дип билгеләп үтте «луч» фирмасы директоры Валерий Назаров. 

 

– Безнең хуҗалыкта барлыгы 100 савым сыеры булса да, тәүлегенә 1,5 тонна сөт җитештерәбез. һәр сыердан уртача савым 15 ки- лограмм тәшкил итә. төп бәя (сөтнең сыйфатына бәйле) бер килограмм өчен 20 сум тәшкил итә. Кергән акча техниканы ре- монтлауга, ашламалар сатып алуга, хезмәт хакы һәм салым- нар түләүгә тотыла. Савымны арттыру буенча нәтиҗәле эш алып баручы фер- мер хуҗалыклары да бу тармак- ка зур өлеш кертәләр. Бигрәк тә гаилә фермаларын билгеләп үтәсе килә, алар арта бара.

Җитештергән сөткә сатып алу бәясе крестьян-фермер шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә актуаль. – Районда тугыз сөт җыючы эшли. Шәхси хуҗалыклардан сөтне алар бер килограмы 19- 22 сумнан кабул итәләр, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кон- сультанты нәкыйп шәрәпов, - дөрес, түләү вакыты да 10 көн- нән ай ярымга кадәр.

 

Күпчелек авыл кешеләре сөтне үзләре эшкәртеп, май һәм каймак ясап, Чистайда һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә сата башладылар. һәркем үзе бул- дырганча эшли.

 

 


Олег Зиннуров


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике