Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә

10.11.2017 13:12 | Җәмгыять Печать

Һәр кеше кулланучы булып тора.Без азык-төлек, кием- салым, техника сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Әмма кешеләрнең хокуклары бозылган очраклар да аз түгел.
Шуларның кайберләрен  без бергәләп ТР буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Чистай территориаль бүлегенең  эчке базар үсеш һәм координация бүлеге  начальнигы Светлана Саломеева белән бергәләп карадык.
– Светлана Владимировна, әйтегез әле,  әгәр дә сатып алучы очраклы рәвештә кибеттә товарны, әйтик, шәраб шешәсен ватса, ул аның өчен түләргә тиешме?
– Юк, тиеш түгел.  Кибет хезмәткәрләре  ватылган товар өчен түләү таләп итәргә тиеш түгелләр, чөнки бу очраклылык кына.
РФ Гражданнар кодексының 211 маддәсе буенча  очраклы ватылу яисә юкка чыгу  куркынычы аның хуҗасына йөкләнгән. Әгәр дә бу законда яисә килешүдә каралмаган булса, билгеле, кассада товар өчен түләнүгә хәтле очраклы ватылу куркынычы өчен кибет үзе җаваплылык тота.
– Сатучылардан киметеп сатудан алынган товар начар сыйфатлы булса да,  кире кайтарылмый дигәнне еш ишетәбез. Бу законлымы?
– Мондый каршылык законга каршы килә. РФ Законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы  25 маддәсе буенча  кулланучы 14 көн эчендә, сатып алган көнне санамыйча,  начар сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны , аңа формасы, размеры, фасоны, габаритлылыгы яисә комплектациясе туры килмәгән   очракта алыштырырга, алай булмаганда – товарны кибетчегә тапшырырга  хокуклы. Начар сыйфатлы товарга килгәндә исә аның җитешсезлекләре турында  сатылган вакытта әйтелгән булса, кулланучының кире кайтаруга һәм алыштыруга хокукы барлык гарантия срогы вакытында гамәлдә була. Ул булмаган очракта  – ике ел дәвамында. Кулланучының әлеге, шулай ук киметеп сатылган  товарга кагылышлы  хокукларын  чикләргә сатучының хакы юк.
– Әйтик, сатып алучы сыйфатсыз товар алган һәм аны икенчесенә алыштырырга тели ди. Моны сатып алучы нинди срокларда эшләргә тиеш?
– РФ Законының «Кул­ланучыларның хокукларын яклау турында» гы 21 маддәсе нигезендә  сатучы товарны  кулланучы куйган таләп игълан ителгәннән соң  7 көн дәвамында алыштырырга тиеш.
Сатучы андый товарны өстәмә тикшерү үткәрергә теләсә, бу очракта кулланучы куйган таләп 20 көн дәвамында үтәлергә тиеш. Таләп игълан ителгән вакытта сатучыда алыштырылырга тиешле товар  булмаса, срок 1 айга хәтле арттырыла. Начар сыйфатлы товар кулланышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Алыштырган очракта гарантия срогы товарны кулланучыга биргән көннән исәпләнә.
– Әгәр дә сату залында бер төсле бәя куелып, кассада зуррак сумма алсалар, бу очракта нишләргә?
– Бәя турында мәгълүмат  кулланучыга аңлаешлы булырга һәм товарны сатып алганга хәтле җиткерелергә тиеш. Шуңа күрә дә сатучы товарны өстенә язылган бәясенә тәңгәл китереп сатарга тиеш. Бу РФ Хөкүмәте карарында расланган аерым төр товарларны сату кагыйдәләрендә язылган. Анда әйтелгәнчә, сатучы товар өстендә бертөсле һәм төгәл язылган бәя белән беррәттән, товар исеме, аның  сортлары, товар берәмлегенең тулы бәясе, матди җаваплы кеше култамгасы, бәяне рәсмиләштерү вакыты күрсәтелгән булуын тәэмин итәргә тиеш. Исегездә тотыгыз: әгәр дә кибеттә принципиаль рәвештә товарны алыштырырга яисә акчаны кире кайтарырга баш тарталар икән, бу очракта кулланучылар хокукларын яклау оешмасына гариза язарга кирәк. Әлеге учреждениеләрнең телефон номерларын кибеттә мәгълүмати стендта таба аласыз.
 

Медиа


Гүзәл Гафурова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике