Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр

10.11.2017 13:12 | Җәмгыять Печать

Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә, «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә «Без бердәм» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.
Фойеда тамашачыларны төр­ле халыкларның милли киемнәреннән кызлар каршы ал­ды, тере музыка яңгырады. Концерт бәйрәм тарихы турында сөйләүче видеоролик караудан башланды. Шуннан соң артистлар залны матур чыгышлары белән сөендерделәр. Бәйрәм белән барысын да «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады.
– Халыклар бердәмлеге көне – күркәм бәйрәм. Ул бөек илебез территориясендә яшәүче халык­лар дуслыгы билгесе булып тора. Төрле милләт вәкилләре озак еллар дәвамында бергә дус-тату яшиләр. Без милли  бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез һәм бу бик сөенечле, бердәмлектә – көч. Мин барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек телим,  – дип билгеләп үтте үз чыгышында Михаил Ксенофонтов.
Бәйрәм концертын карарга төрле яшьтәге кешеләр җыелган. Залда чистайлылар гына түгел, ә шәһәр кунаклары да бар иде. Людмила Погудина һәм Наталья Ромазанова Чистайга Кама Аланыннан һәм Алабугадан кайтканнар.
– Безгә Чистайда бик ошый. Без шундый матур концерт карарга насыйп булганга бик шатбыз, бик күп уңай тәэсирләр алдык, – ди Наталья Геннадьевна.
– Бүгенге бәйрәм халыклар бердәмлеге символы булып тора. Татарстан – иң дус-тату республика. Мин бирегә 32 ел элек Киров өлкәсеннән күченеп килдем һәм үкенмим, Татарстанда яшәү миңа ошый, – дип ассызыклады Людмила Ивановна.
Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп үткәрелгән бәйрәм концертында музыкаль чыгышлар,  рус, татар һәм чуваш телләрендә шигырьләр яңгырады. Һәр чыгышны зал көчле алкышлар белән каршы алды.
Халыклар бердәмлеге көне – иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Аны соңгы 12 елда 1612 елгы вакыйгаларны истә тотып билгеләп үтәләр. Ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итте. Тарихи яктан бәйрәм Россиядә XVII  гасырда гаугалы заманның тәмамлануы белән бәйле һәм халыклар бердәмлеге символы булып тора.

Медиа


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017