Шәһәрлеләрне стадионга кертү проблемасы күп сораулар тудырды

10.11.2017 13:11 | Җәмгыять Печать

Шәһәрлеләрне стадионга кертү проблемасы күп сораулар тудырды
Җәмәгать советының чираттагы утырышы булды, аны җитәкче Светлана Проничева алып барды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Виктор Шурыгин катнашты.
Шәһәр һәм район предприятиеләрендә хезмәтне саклау торышы һәм имгәнүләр җәмәгать советы утырышының төп темаларының берсе булды.
– Хезмәтне саклау буенча тикшерүләр хезмәтне саклау буенча координация советы әгъзалары белән берлектә үткәрелде, – дип хәбәр итте җәмәгать советы әгъзасы Наилә Нигъмәтуллина. – Агымдагы елның тугыз аенда 19 планлы һәм 3 планнан тыш тикшерү үткәрелде. Төзелеш объектлары буенча җитди дәгъвалар барлыкка килде. Болар - Нариманов урамы буенча  төзелә торган 36 фатирлы торак йорт һәм Урицкий урамында капиталь ремонт үткәрелгән йорт. Рейдлар барышында шулай ук шәһәрнең кайбер предприятиеләрендә һәм бюджет учреждениеләрендә хезмәтне сак­лау буенча эшне тикшердек. Тулаем алганда, кисәтүләр юк диярлек.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә 22 беркетмә төзелгән. Хезмәтне сак­лау буенча белгечләр һәм проф­союз оешмалары булган урыннарда коллектив килешүләре дә, документлар да тәртиптә, эш тә көйләнгән.
Вячеслав Колесников совет әгъзалары тарафыннан үткәрелгән анкета нәтиҗәләрен яңгыратты.
Җәмәгать советы муниципаль районда хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте.
– Совет әгъзалары әлеге мәсьәлә­не контрольдә тоталар, – дип мәгълүмат бирде Светлана Проничева, – аны тормышка ашыруны күз уңыннан җибәрмәячәкбез.
Җәмәгать советына сәгать заводы поселогында яшәүчеләрдән хат кергән, анда алар «Татнефть-Олимп» стадионының эш режимын тикшерергә үтенгәннәр. Хатны Светлана Проничева укыды.
«Без, спорт ветераннары, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз, җәмәгать советында яңа стадионның халык белән эшләү режимын тикшерүне сорыйбыз, – диелә хатта. – Элек иске стадионда без йөгерә, саф һава сулап йөри, «скандинавия йөреше» бе­лән шөгыльләнә идек, ә хәзер халык өчен ул ябык. Без стадионны сакларга кирәклеген аңлыйбыз, әмма шушы дәрәҗәдә түгел бит! Ә сәламәтлекне ничек ныгытырга, спортны ничек үстерергә?! Хәзер барысы өчен дә түләргә кирәкме? 
 
Барысы да бушлай булырга тиеш дип әйтмибез, безне йөгерү өчен стадионга кертсеннәр өчен хәтта түләргә дә әзербез. Керү өчен рөхсәт кәгазьләре ясарга, вакытны билгеләргә була. Күрәсең, түрәләр гади кешеләр турында уйлап та карамыйлар. Еш кына анда йозак эленгән, стадионның ничек эшләвен, күрәсең, беркем дә контрольдә тотмый. Бөтен өмет җәмәгать советына. – Стадионга бардым, аның директоры Виталий Шагалин белән сөйләштем, – ди җәмәгать советы әгъзасы Павел Ермошин. – Ике атна хәлне күзәттем. Нәтиҗәдә, шунысы ачыкланды, спорт учреждениесенең эш режимы билгеләнгән һәм расланган. Стадионның йөгерү өчен билгеләнгән юллары чистайлыларны иртәнге 6дан 8гә кадәр һәм 18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр кабул итәләр. 8дән 18 сәгатькә кадәр анда бары спорт секцияләре генә эшли. Әйтергә кирәк, бу вакытта стадион кыры гына ябыла, ә янәшәдәге урыннар бирегә килүчеләр өчен ачык.
Шуның белән бергә Совет әгъзасында дәгъвалар да бар: балалар мәйданчыгы, хоккей тарт­масы ачу турында да сораулар туа. Стадионның эшләү вакытын күренә торган урынга язып эләргә кирәк.
Шушы һәм башка сорауларга­ спорт учреждениесе директоры Вита­лий Шагалин җавап бирде, ул стади­онда «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында биш секция футбол, гер спорты, бокс, чаңгыда шуу эшләвен ассызыклады. Уңайлы урындыклар белән өч мең урынга исәпләнгән трибуналар, командалар өчен юыну һәм массаж бүлмәләре белән чишенү урыннары, тренерлар һәм судьялар өчен бүлмәләр, спорт кирәк-яраклары өчен урыннар, җәмәгать бәдрәфләре, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, барлыкка килгән. Республика һәм Россиянең башка төбәкләренә ярышларга спортчыларны алып бару өчен автобуслар ремонтланган.
Стадион кырына чистайлылар вакыт буенча кертелә. Виталий Шагалин сүзләренә караганда, чирәм өслеге бик юка. Өстәвенә, әйләнә-тирәдәге йортларда яшәүчеләр йөгерү юлларында «скандинавия йөреше» белән шөгыльләнгәндә чаңгы таякчыкларын куллансалар, алар өслеккә зыян салырга мөмкиннәр. Шуның белән бергә директор хезмәттәшлек итәргә әзер һәм бу мәсьәләдә «алтын урталык»ны табарга кирәк, чөнки спорт корылмасы кешеләр өчен төзелгән. 2018 елда биредә спорт һәм балалар мәйданчыгын төзү планлаштырыла, хоккей тартмасы турында да уйлыйлар.
Кайбер шәһәрлеләр элек стадионга сыра эчәргә, көнбагыш кимерергә килгәннәр, болар барысы да директор ярдәме белән тренерлар коллективын шөгыльләнмәгән вакытта кырны бикләргә этәрә.
Әлбәттә, стадион директорының идеяләре шактый һәм Светлана Проничева җәмәгать советы әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуга әле кайтачак дип саный.
 
 

Медиа


Олег ЗИННУРОВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017