Туган як табигатен ясыйбыз

08.11.2017 16:19 | Җәмгыять Печать

Туган як табигатен ясыйбыз
Туган җир, туган туфрак, туган нигез.... Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. 
Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти-әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана. 
Безнең Иске Роман авылы табигатьнең матур җиренә урнашкан. Аның һәр сукмагы, һәр агачы, елга-күле күңелгә якын. Туган җиребез күз карасыдай кадерле һәм газиз безгә. Авылыбызның матур урыннарын кәгазьгә төшерү уе авылдашыбыз Дәминов Альберт Гомәр улы күңелендә озак еллар сак­лана. Менә ул максатына иреште. Чистай шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе укучылары укытучылары И.Әхмәтшина һәм Н.Песчанова җитәкче­ле­гендә туган якның матур­лыгын рәсем һәм графика техникасы буенча сурәтләгән 46 эш тәкъдим итте. Пленер сәнгать мәктәбе директоры Наталья Ларионова җитәкчелегендә үтте. Мәктәптә «Иске Роман авылы һәм табигате­нең үзенчәлекләре» исемле рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Махсус диплом һәм призларга иң яхшы дип табылган биш картинаның авторлары – Алинә Җаббарова, Диана Латыйпова, Айгөл Гатина, Эзольда Семенова һәм Алинә Гыймадиева табылды. Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкне химаяче буларак Альберт Гомәр улы Дәминов хәзерләде һәм тапшырды. 50 елга якын гомерен Көнбатыш Себердәге нефть ятмаларын үзләштерүгә багышлаган Россия Федерациясенең ат­ка­зан­ган төзүчесе һәм мактаулы нефтьчесе күңелендә кече ватаны – Иске Роман авылына бәйле барлык хатирәләрне, аның җанга якын табигать күренешләрен кадерләп сак­лый. Аның туган ягы тарихына мондый ихтирамлы мөнәсәбәт юкка гына түгел. Дәминовлар нәселенең күп тармаклы нәсел агачы бик күптән - 200 еллар элек үк тамыр җибәрә. 
«Иске Роман авылы һәм табигатенең үзенчәлекләре» дип аталучы күргәзмәне караучылар фикеренчә, ачык һавада үткәрелгән пленерның әһәмияте бәяләп бетергесез. Талантлы балаларның кәгазьгә төшергән һәр буявы яки карандаш штрихы алар күңелендә әйтеп-аңлатып бетергесез хисләр, авылга, аның табигатенә, бу җирдә яшәүче кешеләргә мәхәббәт уяткандыр.
Бүгенгесе көндә яшь рәссамнар­ның ясаган картиналары Иске Роман урта мәктәбе стеналарын бизи. Салкын көзләрдә, аларга карап, җәйнең матур көннәрен, авылымның үткәнен, бүгенгесен искә төшерәсең. Рәхмәт аларга!
 
 


Алинә Фәрхаева, Ике Роман урта гомуми белем мәктәбенең XI сыйныф укучысы


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017