Салым түләү өчен бер айдан азрак вакыт калып бара

08.11.2017 16:18 | Җәмгыять Печать

Салым түләү өчен бер айдан азрак вакыт калып бара
1 декабрьгә кадәр чистайлыларга, шулай ук барлык ил халкына, салымнар түләргә кирәк. Алар барлыгы өчәү: милеккә салым, җир һәм транспорт салымнары. 
Шушы темага без Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12нче номерлы районара инспекциясе начальнигы вазифаларын башкаручы Лилия Хәлиуллина белән сөйләштек.
– Лилия Нургаяновна, салымнар ничек исәпләнә?
– Салым органнары салымнарны теркәү органнары (Росреестр, ЮХИДИ, Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе) мәгълүматлары һәм салым түләүчеләрнең ташламаларга хокукы, әгәр алар каралган булса, турында кергән гаризалары нигезендә исәпләнә. Федераль салым хезмәте тарафыннан салымнарны үзәкләштерелгән исәпләү һәм Россия территориясендә урнашкан барлык объектлар буенча гомуми салым буенча белдерү кәгазе формалаштыру гамәлгә ашырыла.
– Ә чистайлылар белдерү кәгазьләрен ничек алалар?
– Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» булган гражданнар белдерү кәгазьләрен электрон формада алачаклар. Калган гражданнар өчен белдерү кәгазьләре поч­та аша заказлы хат рәвешендә җибәреләчәк. Безнең төбәктә бу эшне Россия Федераль салым хезмәтенең Башкортостан Республикасы буенча «Салым-Сервис» ФКУы башкара. Агымдагы этапта почта элемтә бүлекләре аша белдерү кәгазьләрен вакытында җибәрү мөһим булып тора. Чистай районы почта бүлекчәләренә 37 меңнән артыграк белдерү кәгазе яки гомуми санның 96 проценты керә, шуның 30 меңнән артыграгы халыкка таратылган.
– Ә белдерү кәгазе алмаучыларга нишләргә?
– Мөлкәт хуҗасын салым түләүдән тулысынча азат итүче салым ташламасы, салым чигерүе, закон тарафыннан билгеләнгән башка нигезләмәләр булса, шулай ук белдерү кәгазендә күрсәтелә торган салым йөкләмәләренең гомуми суммасы 100 сумнан ким булса, 2014 ел өчен салым түләүләрен исәпләү искәрмә булып тора, белдерү кәгазьләре мөлкәт хуҗаларына җибәрелми. Башка очракларда әгәр кеше белдерү кәгазен алмаса, яшәү урыны яки күчемсез милек объекты урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайты аша мәгълүмат җибәрергә мөмкин.
– Салым турындагы белдерү кәгазендә мәгълүмат дөрес булмаса нишләргә?
– Бу очракта гариза бирүчегә белдерү кәгазе белән бергә килә торган бланкны тутырырга һәм аны үзегезгә уңайлы ысул белән салым органына тапшырырга кирәк. Мәгълүмат нигезле булса, салым суммасын яңадан исәплиләр һәм салым түләүчегә яңа белдерү кәгазе җибәрелә. Исегезгә төшерәбез, закон тарафыннан гражданинның салым йөкләмәләрен алдагы өч елга төгәллек кертү рөхсәт ителә. Ягъни белдерү кәгазьләрендә 2014-2015 еллар өчен мәгълүматлар урын алырга мөмкин. 2017 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булган салым суммасы моңа кадәр түләнгән салым йөкләмәләрен исәпкә алып билгеләнә.
– Салымнарны кайда һәм ничек түләргә була?
– Түләү өчен квитанцияләр, элеккечә үк, конвертка салына. Аларны банкларда, «Электрон хөкүмәт» терминалларында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең федераль һәм төбәк сайтларында, шулай ук «Шәхси кабинет» ярдәмендә он-лайн режимда түләргә мөмкин.
Хөрмәтле чистайлылар! 10 һәм 11 ноябрьдә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12нче районара инспекциясендә ачык ишекләр көне була. Алар ярдәмендә сез мөлкәткә салым буенча сорауларга җаваплар ала аласыз. Теләгән һәр кешене Ленин урамы, 2 адресы буенча көтәбез.
 


Гүзәл ГОМӘРОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017