«Эшләгән елларымда авыл хуҗалыгы темасын тирәнтен өйрәндем»

08.11.2017 16:16 | Җәмгыять Печать

«Эшләгән елларымда авыл хуҗалыгы темасын тирәнтен өйрәндем»
Аның хезмәт биографиясе 15 яшьтә башлана, егет сәгать заводына сәгать тәгәрмәчләрен төзәтүченең өйрәнчеге булып урнаша, шул ук вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә белем ала. Шуннан соң – Казан  хисап-кредит техникумында уку һәм армиядә хезмәт итү еллары.
Демобилизацияләнгәннән соң суднолар ремонтлау заводының эшчеләрне тәэмин итү бүлегенә икътисадчы вазифасына эшкә урнаша.
– Ни өчен икътисадчы эшен дәвам итмәдегез?
– Мине ул вакытта «Ленинский путь («Ленин юлы») газетасын җитәкләгән Евгений Федорович Полосухин очратты да үзенә эшкә чакырды, – дип искә төшерә Рафаэль Сафин. – Без аның белән читтән торып таныш идек, чөнки әти мәкаләләр язу белән актив шөгыльләнүче штаттан тыш автор иде. Әти безнең газетага гына түгел, ә якын-тирәдәге район газеталарына да яза иде, хәтта булачак язмалары өчен мәгълүмат туплау максатында үзенең дә районнарга чыкканы булды. 
Хәер, әтисенең сәләте улына да күчкән, мәктәп елларында ук Рафаэль үзенең язмаларын «Пионерская правда» газетасына җибәргән. Хезмәт иткән елларда да осталыгын шомарткан, «Суворовский натиск» армия газетасына язган. Ул Ерак Көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт иткән.
– Шул вакытта мин беренче гонорларымны да алдым, – дип горурланып ассызыклый ул, әмма шунда ук сүзләренә төгәллек кертә: –  Әмма материалларны мин акча хакына язмадым!
Журналистикага сәләт аңа табигатьтән бирелгән, чөнки сәләт булмаса, беркемне дә язарга өйрәтеп булмый. Шуңа күрә газета мөхәрриреннән эшкә чакыру алу аңлашыла да. Яңа эшкә Рафаэль Абдулла улы 1980 елның гыйнварында керешә. Соңрак Казан Дәүләт университетына, журналистика факультетына читтән торып укырга керә.
– Синең эшкә керешеп китүең ничек үтте? – бу сорау гади гына кызыксыну түгел, чөнки журналист буларак миңа да бу бик кызык, үзем дә шул юлны үттем. Сүз уңаенда, без Рафаэль Сафин белән озак еллар хезмәттәшләр булдык, яшь аермасы булуга карамастан, бер-беребезгә исем белән генә эндәштек, мин хәзер дә бу гадәтне дәвам итәм.
– Әлбәттә, җиңел түгел иде, чөнки бу бөтенләй башка һөнәр, яңа вазифа – авыл хуҗалыгы бүлеге коррес­понденты. Өстәвенә, мин шәһәрдә туып-үскән кеше, ә авыл хуҗалыгы белән бәйле темаларны яктыртырга тиешмен. Һәр авылның тормышы, анда яшәүчеләр белән якынрак таныша башладым. Иртәнге савымга өлгерү, терлекләрне ашату рационын җентеклерәк өйрәнү, үз күзләрем белән аларны асрау шартларын күрү өчен хәтта кунып калырга да туры килгән чаклар булды, ә авыл халкы үзенең кунакчыллыгы белән аерылып торды.
Мине, һичшиксез, сыер савучыларның хезмәте өчен нинди шартлар тудырылуы да, терлекчеләргә хезмәт ярышында югары күрсәткечләргә ирешер өчен ничек этәргеч бирү дә кызыксындырды.
Хәер, турыдан-туры Чис­тайдан иртән-иртүк чыгып та бер уңайдан берничә хуҗалыкта булырга өлгерә идек. Шуннан соң кирәкле мәгълүматларны туплап, урыннарда белгечләр белән сөйләшеп, күргәннәргә, ишеткәннәргә анализ ясап, фактларны чагыштырып, материал язарга керешә идем. 
Редакция «УАЗ»игы бөтен район буенча йөрде, ә ул вакытта авыл юллары мактанырлык түгел. Әмма машина һәрвакыт сафта иде. Машина йөртүчебез Николай Ураловны зур хөрмәт белән искә төшерәм. Менә, ичмасам, чыннан да үз эшенең остасы, өстәвенә, ярдәмчел, ачык күңелле кеше.
– Сүз уңаенда, мин дә Николай Васильевич турында синең сүзләреңә кушылам. Нинди газета жанрларына өстенлек бирә идең?
– Минем бигрәк тә чәчү һәм урып-җыю кампанияләре вакытында басулардан репортажлар яхшы чыга иде. Кайвакыт механизаторлар янына төнге сәгатьләрдә дә барырга туры килде. Кайберәүләр шулай төнге сәгатьләрдә мине күрүгә гаҗәпләнә иделәр. Бервакыт комбайнчыларның авызыннан ишеткән сүзләрне беркайчан да онытмыйм: «Биредә корреспондент кайдан килгән? Төн йокысын калдырып, монда нишләп йөрисең? Син биредә икән, димәк, чәчү вакытында тәмамлансын, ә үстерелгәннәр югалтуларсыз җыеп алынсын өчен күңелең белән борчыласың!»
Минем хезмәтемнең ки­рәклеген бәяләгән иген­челәрнең шушы сүзләре барлык бүләкләрдән дә кадерлерәк булды. 
Шушы еллар дәвамында ул, нигездә, авыл хуҗалыгы темасын яктыртты, кайвакыт бу темага Олег Зиннуров та язды. Күпмедер вакыт бүлектә Рөстәм Җамалетдинов та эшләде.
– Әлбәттә, 29 ел эчендә үзем дә авыл хуҗалыгы темасын: тавыкларны, дуңгызларны ничек асрарга кирәклеген җентекле өйрәндем, сыер сава алам, орлыкларны да аера беләм, – дип елмаеп санап китә Рафаэль Сафин. Район газетасында эшләгән елларын, хезмәттәшләрен хәтердә яңарту аңа зур шатлык китерүен сизәм.
Тормыш иптәше белән бергә уллары Эдуардны тәрбияләп үстергәннәр, алар бәхетле әби белән бабай. Дима – күп профильле көллият студенты, ә Юлия үзе дә әни булырга өлгергән. Дүрт ел элек ирле-хатынлы Сафиннар карт бабай белән карт әби булганнар, оныклары аларга сөйкемле Софьяны бүләк иткән.
Мин үземнең хезмәттәшемә массакүләм мәгълүмат чараларында авыл хуҗалыгы мәсьәләләренең яктыртылуын күзәтәсезме дигән сорауны бирә алмыйча кала алмыйм.
– Әлбәттә, әмма, нигездә, телевизордан күрсәтелгән яңалыклар буенча фикер йөртә алам. Кайбер сюжетларның сыйфаты яхшы түгел, еш кына теманы төгәл яктыртмыйлар. Әгәр, мәсәлән, урып-җыю вакытында проблемалар турында сүз барса, әлеге хәлне яхшырту өчен аны сөйләп кенә калмыйча, нәрсә эшләргә кирәк булуын да әйтеп үтәргә кирәк.
Ә менә авыл хуҗалыгы җитештерүендә мәшгуль булган хезмәт кешеләрен еш күрсәтүләре сөендерә.
Эшләгән вакытта нинди ачык күңелле кеше булса, хәзер дә шундый. Элеккечә үк шаяртырга ярата. Әйтерсең лә еллар аны бер дә үзгәртмәгән, бары сәламәтлеге генә бераз какшаган. Рафаэль Абдулла улы йорт яны участогында шөгыльләнә, аның сүзләренә караганда, ул зур булмаса да, белеп файдаланганда яшелчәләргә дә, җимеш агачларына да урын җитә.
Кадерле хезмәттәшебез, сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле, озын гомер телибез!
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017