Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлыларның банкротлыкка чыгу хакындагы сорауларына җавап бирәбез

Халыкның күпләп кредитта булу сәбәпле, банкротлык ул - финанс авырлыкларына очраучылар һәм бурычларын түли алмаучылар өчен котылу мөмкинлеге.

Банкротлык турындагы эш гражданинның яшәү урыны буенча Арбитраж судта карала.Татарстанда Арбитраж суд Казанда Новопесочная урамында 40нчы йортта урнашкан. Бирегә документлар канцелярия аша бирелә.Ул исә 8.15 тән 16 сәгатькә кадәр эшли.
Карар кабул ителгәннән соң гражданинга документлар әзерләргә һәм гариза язарга кирәк. Документларның исемлеге Федераль Законның 213.4 маддәсендә күрсәтелгән «»Түли алмау турында ( Банкротлык).» Документларның күпчелеге - гражданнарның үзләрендә сакланучы лар (паспорт,ИНН, СНИЛС, бурычлар һәм мөлкәткә хокук буенча документлар). Шулай ук белешмәләр алырга да кирәк. Иң мөһиме шәхси счет турында һәм Күпфункцияле үзәктән шәхси эшмәкәр булмавы турында белешмә кирәк.
Гариза бирү этабында финанс чыгымнары: дәүләт пошлинасы 300 сум һәм 25000 суд депозитына финанс идарәчесенә түләү өчен взнос.
Гаризада барлык бурычлар турында мәгълүмат булырга, кредит бирүчеләр һәм бурыч күләме күрсәтелергә тиеш. Шулай ук мөлкәт исемлеге һәм бурычлар турында документлар теркәлергә тиеш. Анда бурычларны түли алмауның сәбәпләрен, мөмкин процедураның берсен: мөлкәтне сату яки реструктуризация юлы күрсәтелә.Әмма карарны суд кабул итә.
Мөлкәтне сату процедурасы үткәрелгәндә финанс идарәчесе милекнең исемлеген булдыра һәм аларны бәяли. Мөлкәт банкротлык турындагы законда булдырылган кагыйдәләр буенча башкарыла. Әмма шуны истә тотарга кирәк, законның 213.25 маддәсе буенча конкурска тартып алып булмый торган милек кертелми. Бу бердәнбер торак һәм яшәү өчен кирәкле милек. Алар сездән тартып алынмаячак.
Банкротлык турында процедура кертелгәннән башлап акча белән идарә итү финанс идарәчесенә(хезмәт хакы, пенсия яки башка керем) күчә. Әмма идарәче сезгә һәм гаилә әгъзаларыгызга яшәү минимумы калдырырга тиеш. Шулай ук конкурска куелган әйберләрдән өстәмә акча сорап мөрәҗәгать итеп тә була.Мәсәлән, баланы дәвалауга яки аны мәктәпкә әзерләүгә өстәмә акча сорап алырга мөмкин.
Мөлкәтне сату процедурасының нәтиҗәсе булып, мөлкәтне сату, кредит бирүчеләр белән исәп- хисап ясау һәм гражданинны әлеге йөктән азат итү тора.
Шулай ук 213.30 маддәсе буенча куелган кагыйдәләрне исәпкә алырга да кирәк. 5 ел дәвамында гражданин кредит килешүләре һәм үзенең банкротлыгы фактын күрсәтмичә займ килешүләре төзи алмый. 3 ел дәвамында ул идарәдә юридик зат буларак катнашырга хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай