Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Зур Бахта елгасындагы хәл

10 апрельдә, якынча кичке сәгать алтылар тирәсендә Дүрт-Өйле авылыннан өстәрәк урнашкан буа җыелган су һәм боз басымына чыдамый. Зур Бахта елгасыннан меңнәрчә кубометр су зур дулкын булып юлда очраган бар нәрсәне дә җимереп түбәнгә омтыла.

Аның юлында беренче киртә булып авылны Чистай-Аксубай трассасы белән тоташтыручы тимер-бетон күпер була. Көчле басым нәтиҗәсендә күпернең үзәк аралыгы җимерелә. Агым күпер калдыкларын, шул исәптән кирпеч, асфальтны яр буена ташлый. Шулай ук буадагы балык та яр буена чыгарып ташлана. Меңнәрчә балык яр буенда ята. Авыл халкы ике көн дәвамында ул балыкны җыя.
Әлеге фаҗига нәтиҗәсеннән өч авылдагы меңгә якын кеше "зур җирдән" аерыла. Дөрес, алар ярдәмсез калмадылар, туклану продуктлары белән тәэмин итү оештырылды. Ашыгыч ярдәм, полиция, коткаручылар кизү тордылар. Бу җирләр өчен әлеге хәл яңалык түгел, моннан нәкъ утыз өч ел элек кинәт җылыту һәм көчле яңгырлар нәтиҗәсендә буа агып киткән була, бәхетсезлеккә каршы бөтенесе бергә көрәшәләр.
Муниципаль власть Зур Бахта елгасы аша вакытлы кичү оештырырга дигән карар кабул итә. Су китү белән, җимерелгән күпер янына "Чистай автодор" ширкәтенең куәтле техникасы килә. Вакытлыча дамба ясауда 20 берәмлеккә якын техника файдаланыла. КамАЗлар балчык китерәләр, аннан соң грейдерлар һәм бульдозерлар эшкә керешә, алар балчыкны тигезлиләр. Ниһаять, елга аша зур диаметрдагы дүрт торба салына (рәсемдә), аннары әлеге нигезне автомобильләр йөрү өчен күмү мөмкинлеге барлыкка килә. Вакытлы кичү янәшәдә күпер ясаганчы эшләячәк.
Узган чәршәмбе көнне җимерелгән күперне ТР Премьер министры И. Халиков карады, аны муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М. Гобәев озатып йөрделәр. Хөкүмәт башлыгы җимерелгән күпер торгызу өчен яраксыз дип билгеләп үтте һәм тиешле хезмәтләргә бер атна эчендә яңа күпер төзү өчен документлар әзерләргә кушты. Аны файдалануга тапшыру өчен дүрт ай вакыт билгеләнде. 1 сентябрьгә күпер әзер булырга тиеш. Белгечләр исәпләвенчә, аның гомуми бәясе (килү юлларын төзү белән бергә) 40 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук проект буенча күпер элеккеге урыныннан 2 метрга югарырак күтәреләчәк, гадәттән тыш хәлләр булганда су басымына чыдасын өчен. Премьер әлеге гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре белән кызыксынды. Янгын сүндерү часте начальнигы А. Егоров биредә кеше факторы юк, гидротехник корылма яхшы техник хәлдә иде дип белдерде, әмма һава шартлары аның җимерелүенә китергән. Халиков барысын да гидротехник корылмаларның торышын игътибар белән күзәтүләрен һәм куркыныч хәл килеп чыкканда тиз арада эш итүләрен сорады.
Р.S. Җимерелгән күпердән ерак та түгел кечкенә генә өй бар, анда изге чишмә бар. Теләүчеләр барысы да биредән чиста чишмә суы ала алалар. 1979 елда буа китү нәтиҗәсендә әлеге өйгә зыян килмәгән, ә бу юлы агач өй түбәсеннән үк су эчендә калган, әмма җимерелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев