Чистопольские известия
  • Рус Тат
  • Тиздән яңа мунча булачак

    Узган елны шәһәр мунчасының ябылуы шәһәрдә яшәүчеләрдә канәгатьсезлек тудырды, чөнки өлешчә уңайлыклары булган торакта яшәүче кешеләргә юыныр өчен урын калмады.

    Сәгать заводы поселогында мунча ачу прог­рамманы өлешчә генә хәл итте, чөнки мунча хезмәтләреннән файдаланучы шәһәрлеләрнең зур өлеше үзәктә яши. Муниципаль власть өчен яңа мунча төзү мәсьәләсе үзенә күрә социаль проектка әверелде, аны кыс­ка вакыт эчендә хәл итәргә кирәк иде. Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов шушы уңайдан республика Президенты Р. Миңнехановка мөрәҗәгать итте һәм рухи, шулай ук матди ярдәм алды. Республика бюджеты социаль әһәмияттәге объектны төзү өчен кирәкле акчалар бүлеп бирде, ә архитекторлар яңа мунчаның проектын эшләделәр. Шуны да әйтергә кирәк, әгәр элек мунча ике катлы итеп төзергә планлаштырылган булса, соңрак Кама буендагы шәһәр өчен әлеге проект икътисадый яктан отышлырак булыр дип санап, бер катлы вариантында тукталдылар.
    Июнь аенда Либкнехт урамындагы 10 нчы номерлы котельный артындагы буш урынга куәтле техника - экскаваторлар һәм бульдозерлар китерелде, алар санаулы көннәрдә зур чокыр казыдылар. "Гранд-Строй" фирмасы белгечләре эшкә тотындылар, алар фундамент блокларын кую белән шөгыльләнделәр. Өч ай эчендә мунча бинасы төзелде. Хәзер биредә түбәне ясый башладылар һәм якын арада сыйфатлы түбә барлыкка киләчәк. Диварларны җылыту материаллары белән тышлау тулы көченә бара. Бизәкләүчеләр эшкә алындылар, алар бер ай эчендә биредә барлык тиешле эшләрне тәмамларга планлаштыралар. Мунча янында эшчеләр әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Мунча керергә яратучыларның мәнфәгатьләре исәпкә алына, алар бирегә машиналарда киләчәкләр, алар өчен машина кую урыны ясау планлаштырыла. Инде ноябрь азагында чис­тайлылар өчен яңа мунча ачу планлаштырыла.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 23 мая 2018 - 08:35
      ВИДЕО: Встречу с ветеранами организовал чистопольский клуб "Диалог"
    • 22 мая 2018 - 09:53
      ВИДЕО: Эксперты оценили возможности строящегося пивоваренного завода в индустриальном парке Чистополя
    • День Победы - 2018
    • Старинный Чистополь
    • Открытие уголка боевой славы
    • Бессмертный полк - 2018. Те, кого мы помним, живут
    • Центральная площадь Чистополя
    Ночной режим